tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак
Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак

Иртәгә, 25 августта, Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында узачак.

Нәкъ 76 ел элек, 1944 елның 25 августында, фашизмга каршы тору буенча татар төркеменең унбер патриоты Берлин шәһәрендәге Плетцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелә.

Тантанада катнашу өчен барлык теләүчеләр чакырыла.

Чараны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.

Тантана 12.00 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*