tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Нәҗип Җиһановны искә алачаклар
Мәскәүдә Нәҗип Җиһановны искә алачаклар

Мәскәүдә Нәҗип Җиһановны искә алачаклар

19 октябрьдә Мәскәүдә атаклы татар композиторы Нәҗип Җиһановны искә алачаклар.
Ул Татарстан Композиторлар берлегенә нигез салучы, Казан консерваториясенең беренче ректоры була.

Нәҗип Җиһанов үзенең дусты Муса Җәлилгә ике опера багышлый. Шуларның берсе – “Җәлил” илнең төп театры – Большой театр сәхнәсендә куела.

Мәскәүдә уздырылачак чара программасында:

  • «Нәҗип Җиһанов Халыкара йолдызлыклары» шәхси фондын гамәлгә куючы – Тенишева Светлана Владимир кызы белән очрашу;
  • Нәҗип Җиһанов исемендәге II Халыкара балалар һәм яшүсмерләр музыка конкурсын тәкъдим итү;
  • Мәскәү артистлары катнашында концерт.

Чара Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 14.00 сәгатьтә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*