tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Сабантуйга әзерлек дәвам итә
Мәскәүдә Сабантуйга әзерлек дәвам итә

Мәскәүдә Сабантуйга әзерлек дәвам итә

21 май көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге бинасында 2019 елгы Сабантуйны оештыру комитеты утырышы узды. Анда төрле участоклар өчен җаваплы кешеләрнең хисапларын тыңладылар: иҗади мәйданчыклар оештыру, халык көрәше, гала-концерт һ.б. Шулай ук транспорт белән тәэмин итү, сәүдә нокталарын оештыру, Сабантуй кунаклары һәм катнашучылар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Төрле иҗади проектлар авторлары әлеге традицион татар-башкорт бәйрәменә әзерлек кысаларында үзләренең иҗади планнары һәм аларны гамәлгә ашыру буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.

Шулай ук утырышта катнашучылар исеменнән Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Ф.Фарисов “Автономные Татарские Общины Москвы” газетасының баш мөхәррире Илдар Мөхәммәтҗановны 50 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*