tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Табышмак» исемле квест узды
Мәскәүдә «Табышмак» исемле квест узды

Мәскәүдә «Табышмак» исемле квест узды

15 август көнне Мәскәүдә «Табышмак» исемле квест узды. Мәскәүдәге татар яшьләре әлеге чараны Мәскәүдәге татар хәрәкәтен җанландыру, аны заманча проектлар белән баету максатыннан оештырдылар. Квест дәвамында төркемдәге катнашучыларга татар мәдәнияте, тарихы, әдәбияты буенча төрле сораулар бирелде.

Быел оештырылган “Табышмак” проекты “Аҗдаһа хәзинәсе серләре” дип исемләнде. Чарада барлыгы 9 команда көч сынашты. Беренче урынны – “Адашканнар”, икенче урынны – “Бердәмлек”, өченче урынны – “Татарцы” төркемнәре яуладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*