tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды
Мәскәүдә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды

Мәскәүдә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы бүлеге оештырылды

Мәскәүдә ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының утырышы узды. Очрашуның максаты – бу оешманың Мәскәү бүлеген булдыру.

Утырышта “Ак калфак” җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, журналист һәм язучы Нәзифа Кәримова, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатыйхова (Фатехова), Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина, шәһәрнең 13 нче клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Алия Капкаева, “Бердәмлек” татар яшьләре клубы җитәкчесе Римма Гомәрова, татар теле укытучысы Лилиана Сафина, модельерлар Әминә Шабанова, Фәридә Вахитова һ.б. катнашты.

Мәскәү бүлеге рәисе итеп Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатыйхова сайланды.

Казанда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы 90 нчы еллар башында, Бөтендөнья татар конгрессының мили-мәдәни күтәрелеш дулкынында барлыкка килгән. Төп максатлары – мәдәниятне һәм милли традицияләрне саклау һәм үстерүдә, татар гаиләләрендә яхшы сыйфатларны саклауда ярдәм итү. Оешманың татарлар күпләп яшәгән барлык төбәкләрдә дә диярлек филиаллары бар.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*