tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Татар тарихы” тәкъдим ителде
Мәскәүдә “Татар тарихы” тәкъдим ителде

Мәскәүдә “Татар тарихы” тәкъдим ителде

Мәскәүдә мәдәни үзәк бинасында Татарстанның Мәрҗәни исемендәге тарих институты “Татар халкының милли-мәдәни үзенчәлекләрен саклауның актуаль мәсьәләләре” конференциясе кысаларында “Татар халкының борынгы тарихы” китапларының 6-7 томнарын тәкъдим итте. Бу тема буенча Тарих институты мөдире урынбасары, фәннәр докторы Радик Салихов чыгыш ясады.

Бу очрашуда шулай ук Татарстаннан килгән галимнәр яңа “Алтын Урданы күзәтү” журналын да тәкъдим иттеләр. Яңа журнал турында Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урданың тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге мөдире, фәннәр кандидаты Илнур Миргалиев сөйләде.

Очрашуда “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” хакында языла башлаган яңа дәреслек турында да тәфсилле мәгълүмат булды. Бу хакта Тарих институтының тарих һәм милли мәгариф теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин сүз тотты.

Мәрҗәни исемендәге тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Тарих институтындагы фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре турында аңлатма бирде.

Мәскәүдә галимнәр белән очрашуны Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге оештырган иде.

Халык бу очрашуга байтак кына килгән иде. Сүз башта татар телендә барса да, соңыннан галимнәр белән очрашуга килүчеләрнең соравы белән чыгышлар рус теленә күчте. Рафаил Хәкимов:“ Мин рус телендә дә, татар телендә дә тигез сөйли алам. Минем өчен татарларны кырымныкына, себернекенә, башкортныкына бүлү юк. Соңгы көндә безне Кырымга да җибәрә башладылар әле. Кырым татары хәзер бездән аерым халык түгел икән. Без – бер халык икән. Мин бик шатландым. Әле күп еллар пантюркизм дип басым ясаганнар иде. Хәзер инде күтәрәләр. Без берләшәбез икән, яхшы көннәр килә. Акча да бирәбез дип торалар, ләкин озакка булырмы, белмим”, диде.

Сүзен дәвам итеп, “Безнең институт турында бу очрашуда гына бөтенесен сөйләп бетереп булмый. Юнәлешләр күп, безнең археология дә, тарих та, борынгы һәм бүгенгесе дә, этнология дә, ислам юнәлеше дә, керәшеннәр темасы да бар. Алар бик күп. Бүген инде иң мөһимнәре турында гына сөйләрбез, төп юнәлешләр буенча эшләүче белгечләр бүген биредә. Кирәк булса, башка юнәлешләрне дә яктыртырбыз”, диде ул.

Очрашуда төп сүз җиде томлы татар тарихы турындагы китапның әле генә дөнья күргән 6-7нче томнары турында барды.

Хәкимов сүзләренчә, җиде томлык ул басманың беренче томнарына бөтен Евразия тарихы кергән. “Анда без төрки халыкларны аермыйбыз. Кая татар, кая үзбәк, кая казакъ – ул вакытларда безнең уртак тарих. Әлбәттә, бу безнең тарихның нигезе. Авторлар иң яхшы тарих белгечләре. Биш томны язуда бөтен дөньядан 400гә якын галим катнашты. Бу татар тарихы булса да, аны төрле галимнәр язды. Мәскәү, Петербур, Себер, чит ил галимнәре, Казакъстан, Украина, Болгарстан, Маҗарстан, АКШ галимнәре катнашты. Без анда төрки халыкларны бүлми карадык. Бишенче том әле эшләнеп бетмәгән. Быел бетерәбез, акчасы да бар. Томнар язылып бетте дигәч тә, эш туктады дигән сүз түгел. Бүгенге көндә беренче томны инде табып та булмый. Таралып бетте. Яңадан яңа мәгълүматлар табылып тора. Хәзер инде өстәмә китаплар турында да уйлыйбыз”, диде Хәкимов.

“Тәнкыйть мәкаләләре бармы?” бу китапларга карата дигән сорауга: “Тәнкыйтьләрлек галимнәр дә калмады, аларның барысы да дип әйтерлек бу китапларда автор буларак катнаштылар”, диде ул.

Милли мәгариф теориясе үзәге мөдире Марат Лотфуллин сүзен “Бәхеткә, Русиядә без кайда гына яшәсәк тә, үз илебездә яшибез. Русия – ул татар җирлегендә барлыкка килгән дәүләт, ләкин, Татарстан – татар үзенең дәүләтчелеген күрсәтә тораган бердәнбер урын булып кала,” дип башлады. Алга таба болай дип дәвам итте: “Академик фән үсүе бик яхшы күрсәткеч. Академик фәннәр милли тарихка нигезләнмәсә дә үсә. Ләкин һәр халык биологик яктан милли халык булып бары тик үзенең туган тел мохитендә генә үсә һәм камилләшә ала. Безнең институтта милли мәдәни тарих дигән бүлек тә бар. Бүгенге көндә туган телне өйрәнү, өйрәтү проблемага әверелде. Кайсыдыр бер генерал әйткән бит: “рус штыгы эшләп бетермәгәнне рус мәктәбе төгәлли ала”, дип. Шуның өчен дә без татар мәгарифенең тарихын һәм теориясен өйрәнәбез. Безнең мәктәпләр өчен татар һәм рус телләрендә дәреслекләр чыгару белән дә шөгыльләнүебез табигый”.

Марат Лотфуллин шулай ук: “Безнең фәнни нигезебез бар. Без мәктәпләр өчен дә татар халкы тарихын, Татарстан тарихын язабыз. 5, 6, 9, 10, 11нче класслар өчен татар һәм рус телләрендә тарих дәреслекләре чыгардык. Русия кануннары буенча укыту нинди телдә булуын әти-әниләр сайлый. Ләкин алар нинди генә телне сайламасыннар, Татарстан тарихын, татар тарихын өйрәнергә тиешләр. Укытуның федераль стандартларында да укучыларның үз республикасы тарихын өйрәнү каралган”, диде ул.

Галимнең әйтүенә караганда, иң мөһиме – хәзерге дәреслекләрдә, язмалар сугышлар, патшалар турында гына түгел, төгәл тарихи чыганакларга нигезләнеп эшләнгән. Һәм ул чыганаклар дәреслекләрдә дә китерелгән.

Ана телен укытуга хәзер кануннарда өч сәгать вакыт бирелгән. Туган тел турында аның кануны бар, ләкин туган телне укыта торган укытучылар әзерләү турында канун юк. Бу мәсьәлә әле һаман да чишелешен көтә, диде галимнәр.

Марат Лотфуллин шулай ук Габдулла Тукай укыган мәдрәсәдә ул вакытта шәкертләргә укытылган програм турында да мәгълүмат бирде. Ул вакытта укыту програмына караганда шәкертләр татар теле, дин дәресләреннән башка рус телен дә, инглиз, фарсы, гарәп телләрен дә өйрәнгән. Шулай ук химия, биология, география фәннәре дә укытылган. Хәзерге көндә туган телне өйрәтүне лингвистларга – тел белгечләренә йөкләп калдыру дөрес түгел, диделәр алар. Алар шулай ук бүгенге көндә мәктәпләрдә ике телдә укытуны искә алып, эксперименталь дәреслекләр өстендә эшләүләрен әйттеләр. Ул дәреслекләрдә фәнни терминнар ике телдә, рус һәм татар телләрендә биреләчәк. Ә инде өлкән классларда белем алучылар өчен инглиз теле дә кертеләчәк.

Бүгенге көндәге укыту стандартлары Европа стандартларына нигезләнеп эшләнгән икән. Анда иң мөһим маддә – туган телне белү, өйрәнү маддәсе. Европада әгәр дә укучы туган телендә имтихан бирә алмый икән, аңа өлгергәнлек белешмәсе бирелми. Безнең мәгариф кануннары Европаныкына нигезләнсә дә, нәкъ менә туган тел маддәсе төшерелеп калдырылган икән. Без шушы маддәне мәгариф кануннарында торгызырга кирәк дигән тәкъдим белән чыктык. Ләкин безне ишетерләрме, белмибез. Бәлки Мәскәү галимнәре безгә бу эшне тормышка ашыруда ярдәмгә килерләр, диделәр Татарстан галимнәре.

Очрашуда танылган галимнәр Роберт һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Абдулхан Әхтәмҗан һәм башкалар катнашты. Галимнәргә шулай ук 309нчы канун турында да сораулар бирелде.

Катнашучылар мондый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк диделәр. Ә менә тәкъдим ителгән китапларны бары тик Казанда, Тарих институтында гына сатып алып булачак икән. Аларның да барысын да түгел. Иганәчеләр ярдәме белән нәшер ителгән китаплар гомумән сатуга чыгарылмый да икән.

Мәскәүдә теләге булганнар ул китаплар белән таныша ала. Казан галимнәре тәкъдим итүгә алып килгән китапларын мәдәни үзәкнең китапханәсенә бүләк итеп калдырдылар.

Нәзифә Кәримова, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*