tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар яшьләре TatFest 2018 фестивале үткәрә
Мәскәүдә татар яшьләре TatFest 2018 фестивале үткәрә

Мәскәүдә татар яшьләре TatFest 2018 фестивале үткәрә

Татар яшьләре фестивале 7 июль көнне көндезге  12:00 сәгаттә Мәскәү өлкәсенең Ногинский районы Иске Купавна шәһәрендә (МКАДтан Горький шоссесы буйлап 20 км) оештырыла.

Tatfest – ул ачык һавада уздырыла торган татар яшьләре фестивале. Фестиваль татар яшьләрен татар халкы мәдәнияте белән таныштыру, яңа танышлар булдыру, белемнәрен арттыру, татар халкын бердәмләштерү максатында үткәрелә.

Чара кысаларында көрәш, татар биюләре буенча мастер-класслар узачак. Татар эстафетасы, бау тартышу ярышлары үткәреләчәк,  волейбол турниры  була.

Шулай ук фестивальдә танылган артистлар катнашында концерт булачак, кичен татар музыкасына биюләр һәм учак тирәли утыру да планлаштырыла.

Фестивальдә катнашу түләүле – 2000 сум. Өч тапкыр туклану оештырылачак.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*