tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында фикерләшәчәкләр
Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында фикерләшәчәкләр

Мәскәүдә Татарстан әдәбияты һәм кинематографы турында фикерләшәчәкләр

19 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Казан университеты профессоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, драматург һәм киносценарист Мансур Гыйләҗев һәм филология фәннәре докторы, Казан университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова белән очрашу узачак.

Татарстан Республикасыннан кунаклар ике лекция укыячак: “Татар халкы тарихы һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре” һәм “Татарстанда кинематография торышы һәм үсеш перспективалары”.

Очрашуга барлык теләге булганнар килә ала. Тыңлаучылар лекторларга кызыксындырган сорауларын бирергә мөмкин.

tatmsk.tatarstan.ru сайты хәбәрләре буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*