tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре узачак
Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре узачак

Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре узачак

Россия башкаласында Татарстан киносы көннәре һәм “Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы” узачак. Чараны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм «Татаркино» оештыра.

Өч көн дәвамында – 30 ноябрь, 1 һәм 2 декабрь көннәрендә мәскәүлеләр Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган фильмнар, шулай ук тамашачыларда аеруча кызыксыну уяткан Татарстан кинематографистларының соңгы эшләре белән таныша алачак.

Фильмнарны башкала тамашачыларына тәкъдим итәргә кинолента авторлары киләчәк.
Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасы 30 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә узачак.
Анда «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге рәисе, “Байгал” фильмының режиссеры һәм продюсеры Илдар Ягъфәров, «Мулла» фильмының режиссеры һәм баш герое Рамил Фазлыев, “Хәлим” фильмының режиссеры Юлия Захарова катнашачак.

ПРОГРАММА

30 ноябрь

  • 18.00 – Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре һәм «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» ачылышы;
  • 18.10-20.10 – «Мулла» (Татарстан, рус субтитрлары белән татар телендә) фильмын күрсәтү);
  • 20.15-фильм Режиссеры белән иҗади очрашу.

1 декабрь

  • 13.00 -15.10 – «безнең проповедник» фильмын күрсәтү (Мисыр, рус телендә);
  • 15.30-16.50 – «Байгал» (Татарстан, рус субтитрлары белән татар телендә) фильмын күрсәтү);
  • 16.55-фильм Режиссеры белән иҗади очрашу
  • 17.30 – 19.10 – «Ксерокопия» фильмын күрсәтү (Мисыр, рус телендә).

2 декабрь

  • 14.00 -14.55 – «Хәлим» (Татарстан, рус телендә татар субтитрлары белән) фильмын күрсәтү);
  • 14.55-фильм Режиссеры белән иҗади очрашу;
  • 15.20-17.00 – «Ласковое безразличие мира» (Казахстан, рус телендә) фильмын күрсәтү.

Киноленталарны күрсәтү түбәндәге адрес буенча узачак:

Б. Харитоньевский пер., 22-24, 1А ст., 1БВ,

tatmsk.tatarstan.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*