tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алачаклар
Мәскәүдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алачаклар

Мәскәүдә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алачаклар

24 мартта Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алачаклар. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге уңайдан диктант язачаклар. Аны филология фәннәре кандидаты, «Умарта» татар теле курслары җитәкчесе Лилиана Сафина үткәрә.

Кичәгә килүчеләр шулай ук Наилә Җиһаншина җитәкчелегендә оештырылган китаплар һәм балалар рәсемнәре күргәзмәсе белән таныша ала.

Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе артистлары катнашачак. Кичәнең режиссеры – «Ялкын» ансамбле җитәкчесе Фәнилә Шәрифгалиева. Керү ирекле.

Фәнис Яруллин – 40тан артык китап авторы. 2001 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде. Аның әсәрләре мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Шагыйрь 2011 елның декабрендә Казанда вафат булды. Быелның 9 февралендә аңа 80 яшь тулган булыр иде.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*