tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Туфан Миңнуллинның истәлек кичәсе үтәчәк
Мәскәүдә Туфан Миңнуллинның истәлек кичәсе үтәчәк

Мәскәүдә Туфан Миңнуллинның истәлек кичәсе үтәчәк

24 августта Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәгендә (Асадуллаев йорты) танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга багышланган хәтирәләр кичәсе узачак.

Бу чараны Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән оештыра. Кичә Туфан Миңнуллинның туган көне 25 август, аның 80 еллыгы алдыннан үтүе очраклы түгел. Мәскәү драматург тормышында һәм иҗатында аерым урын алып торган шәһәр. Биредә ул Щепкин исемендәге театр училищесында актерлык белеме ала, соңрак әдәбият институнда укый, СССР Югары Советы депутаты булганда яшәп эшли.

Кичәдә драматург әсәрләре буенча куелган спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, хәтирәләр яңгыраячак, Мәскәү тарихчысы Марат Сәфәров Туфан Миңнуллинның Мәскәү белән булган багланышлары турында сөйләячәк.

25 августта истәлек чаралары Туфан Миңнуллинның туган ягында дәвам итәчәк. Драматургның туган авылында ачык һавада Камал театры артистлары “Мулла” спектаклен күрсәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*