tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә туган телләр мәсьәләсе күтәреләчәк
Мәскәүдә туган телләр мәсьәләсе күтәреләчәк

Мәскәүдә туган телләр мәсьәләсе күтәреләчәк

Әлеге чараны Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык оештыра.
Мәскәүдә 16 ноябрьдә узачак “Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы” форумы Россия халкын берләштерүче, милләтара аралашу теле булган туган телләргә һәм урыс теленә багышлана. Форумга Россия мәгариф министры Ольга Васильева, Россия фән һәм югары белем бирү министры Михаил Котюков, төбәк җитәкчеләре, Дәүләт думасы депутатлары һәм башка рәсми кешеләр чакырылган. Форумда өч секция эшләячәк. Аның берсе Россия халыклары туган телләренә багышлана. Конференция Россия Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак.

https://kiziltan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*