tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Тукай” фильмы күрсәтеләчәк
Мәскәүдә “Тукай” фильмы күрсәтеләчәк

Мәскәүдә “Тукай” фильмы күрсәтеләчәк

Апрель танылган татар шагыйренә багышланган чараларга бай. 14 апрельдә Мәскәүнең “Бар” мәдәният үзәгендә “Тукай” фильмы күрсәтеләчәк.

Татарстанның мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерү “ВАМИН” фонды ярдәме белән   “МАСТЕР” компанияләр төркеме тарафыннан булдырылган әлеге фильмда бөек шагыйрьнең дөньяга карашы һәм шагыйрьлек сәләте формалашу юлы чагылыш тапкан. Фильмда ул җиңел булмаган язмышлы гади тере кеше буларак тәкъдим ителә. Шул ук вакытта ул тамашачылар алдында татар халкының якты символы, халык күңеленең саекмас чыганагы һәм милли мәдәният вәкилләре өчен илһам буларак килеп баса.

КАЙЧАН: 14 апрель, 13:00

Кайда: «Дар» мәдәният үзәге,

Язылу(мәҗбүри):

 centerdar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*