tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Ураза бәйрәмен уздыруга багышланган киңәшмә үтте
Мәскәүдә Ураза бәйрәмен уздыруга багышланган киңәшмә үтте

Мәскәүдә Ураза бәйрәмен уздыруга багышланган киңәшмә үтте

Мәскәү Җәмигъ мәчетенең әңгәмәләр залында 15 июнь көнне башкалада үтәчәк Ураза Бәйрәмен үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган киңәшмә булып үтте. Киңәйтелгән форматта узган  утырышта бәйрәм көнне үтәчәк чаралар турында сүз алып барылды.

Мөфти Шәех Равил Гайнетдиннең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Гыйззәтуллин ике ай дәвамында башкарылган оештыру эшләре турында сөйләде. Ул әлеге бәйрәмне оештыру һәм уздыру өчен җаваплы зат булып тора.

«Барлык идарәләр дә әзерлек эшләрен тиешенчә алып бара, бүген без Ид- әль- Фитр, Ураза бәйрәме алдыннан берничә көн алдан эшләнәсе эшләрне барлыйбыз», дип мөрәҗәгать итте ул җыелышта катнашучыларга. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Дамир хәзрәт шулай ук, Мәскәү Хөкүмәтендә һәм бәйрәм намазы узачак урында үткән берничә киңәшмәләр турында сөйләде. Куркынычсызлык, төрле медицина һәм санитарияне тәэмин итә торган хезмәтләрнең берничә дистә еллар дәвамында башкала җитәкчелеге күзәтчелеге астында тиешенчә эшләүләрен ассызыклап үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*