enrutat
Баш бит / Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре тулы метражлы нәфис фильм төшергән
Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре тулы метражлы нәфис фильм төшергән

Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре тулы метражлы нәфис фильм төшергән

5 март көнне сәгать 18.00 дә Казанның “Мир” кинотеатрында “Мәхәббәт ул — йөрәк эше-2“ дип исемләнгән тулы метражлы нәфис фильмның премьерасы була. Фильмны яшь татар режиссеры Гаяр Нуриманов төшергән.

Сценарий авторлары — Гаяр Нуриманов, Динара Ватутина, оператор-куючы — Арслан Ганиев.

Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре төшергән 120 минут барачак кинотасмада Римма Аллямова, Тимур Хәмитов, Мәрьям Сәлахова, Радик Яруллин, Динара Алимова һ.б. артистларны күрергә мөмкин булачак.

Фильмны Мәскәүдә, Түбән Новгород, Уфа, Самара калаларында да карарга мөмкин булачак.

Фильм рус телендә, татарча субтитрлар белән тәкъдим ителә, диелә кинотасманың рәсми сайтында (mahabbat2.ru).

 

«Татар-информ» МА

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*