tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә язучы Гаяз Исхакыйны искә алалар
Мәскәүдә язучы Гаяз Исхакыйны искә алалар

Мәскәүдә язучы Гаяз Исхакыйны искә алалар

15-16 мартта Россия башкаласында язучы, сәясәтче, идеолог Гаяз Исхакыйның 140 еллыгына багышланган юбилей чаралары уза.

Бөек татар әдибен искә алуны Мәскәү татарлары “Штабы” оештыра. Әлеге оешма чакыруы белән Мәскәүгә күренекле татар галиме, профессор Хатыйп Миңнегулов килә.

15 мартта Хатыйп Миңнегулов Мәскәүнең М. Җәлил исемендәге 1186 мәктәбендә укучылар белән Гаяз Исхакыйга багышланган очрашу уздырачак. Чарада Г. Исхакыйга багышланган видеоролик та күрсәтеләчәк.

Шулай ук 15 март кичендә “Штаб”ның үзендә (ул. Большие Каменщики, 2 йорт, 8 этаж, 15 фатир) “Татарны инкыйраздан (бетүдән) ничек коткарырга?” дип аталган түгәрәк өстәл үткәрелә. Анда галим Хатыйп Миңнегулов татарны бетүдән саклау юлларын әйтәчәк.

Бөек әдибне искә алу чаралары кысаларында 16 мартта Казанның данлыклы татар галиме Мәскәүнең татар яшьләре активистлары белән очрашачак.

Әдип Гаяз Исхакый 1903 елда “200 елдан соң инкыйраз” әсәрен язуы белән данлыклы.

Мәскәү татар “Штабы” матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*