tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә зур хәләл продукция фестивале үткәрелә
Мәскәүдә зур хәләл продукция фестивале үткәрелә

Мәскәүдә зур хәләл продукция фестивале үткәрелә

13-15 апрельдә Мәскәүдә изге Рамазан аена багышланган  Wandi Ramadan Bazar исемле фестиваль узачак.

Чарада Россиядән һәм чит илләрдән, шул исәптән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Катар, Төркия, Сүрия, Бельгия, Марокко һ.б. дәүләтләрдән мөселман продукциясе җитештерүчеләр катнашачак. Фестиваль кунаклары мөселманнар өчен махсус Рамазан аена багышлап чыгарылган дизайнер киемнәре, хәләл бизәнү әйберләре һәм хушбуйлар, сәнгать әсәрләре, ювелир эшләнмәләр белән таныша алачак.

Шулай ук, оештыручылар мөселман илләренең милли ризыкларын авыз итәргә тәкъдим итәчәк, мәсәлән, Сүрия тәм-томнары, үзбәк пылавы һәм кулдан эшләнгән шоколад, дип яза  Islam-today .

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*