tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдәге “Шатлык” фольклор ансамбле татар теле дәресләре бирә башлаган
Мәскәүдәге “Шатлык” фольклор ансамбле татар теле дәресләре бирә башлаган

Мәскәүдәге “Шатлык” фольклор ансамбле татар теле дәресләре бирә башлаган

Мәскәүдә “Шатлык” фольклор ансамбле, вокал, хореография дәресләреннән тыш, татар теле дәресләре дә бирә башлаган. Бу хакта “Шатлык” фольклор ансамбленең оештыручысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәмзәмия Сәхабетдинова хәбәр итте.

Зәмзәмия Сәхабетдинова татар теле дәресләре барлыкка килү сәбәбен аңлатты.
“Җыр дәресләренә йөргән укучылар арасында татар телен белмәүчеләр бар. Җырларны тәрҗемә итеп, мәгънәсен аңлатып эш итәргә туры килә. Татар теле дәресләре ансамбль эшендә ярдәм итәчәк. Безнең эшебез татар теле белән бәйләнгән, чөнки без татар халык җырларын башкарабыз. Вокал дәресләрендә мөнәҗәтләр, Сара Садыйкова җырларын өйрәнәбез. Җырлый белмәгән балалар да, бер ел шөгыльләнгәннән соң солист буларак чыгыш ясый”, – диде Зәмзәмия Сәхабетдинова.

Татар теле дәресләре Мәскәү шәһәренең татар мәдәният үзәгендә үтә. Аны филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина алып бара. Дәресләр заманча, яңа укыту методларына нигезләнгән.

“Шатлык” фольклор ансамбле 1998 елда Ульяновск шәһәрендә Татар автономиясе җитәкчесе Рәмис Сафин белән оештырылган. Ансамбль 2003 елдан Мәскәүдә үз эшен дәвам итә. Ансамбль Казанда, Санкт-Петербургта еш чыгыш ясый. Кырым һәм Фин татарлары белән элемтәдә тора. Киләсе елда Хельсинкида концерт куярга планлаштыра. Апрельдә Мәскәүдә “Шатлык” фольклор ансамбленең юбилей концертын үткәчәк.

Альбина Мөхәммәдиева
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*