tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә гореф-гадәт турында сөйләшү булачак
Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә гореф-гадәт турында сөйләшү булачак

Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә гореф-гадәт турында сөйләшү булачак

Мәскәүнең татар мәдәни үзәгенең китапханәсендә 26 гыйнвар көнне җәмәгать эшлеклесе һәи хәйрияче Фаилә Сәлахетдинова белән очрашу узачак. Чараны Мәскәүнең милли-мәдәни автономиясе һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының Мәскәү бүлекчәсе оештыра.

Очрашу вакытында Фаилә ханым татар кешесен гомере буе очрашып вакыйгаларга бәйле гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләячәк. Исем кушу, никах, сөннәт, җеназа йолаларын ничек итеп дөрес үтәү турында әйтеләчәк һәм сорауларга җавап биреләчәк.

Чараны Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисткасы, җирле “Аккалфак” оешмасы җитәкчесе Наилә Фатехова җитәкләгән  “Мәдинә” ансамбле башкаруында мөнәҗәтләр бизәп барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*