enrutat
Баш бит / “Мәскәүнең татарлар штабы” оешмасы рәисе Рөстәм Ямалиев Түбән Кама татарлары белән очрашты
“Мәскәүнең татарлар штабы” оешмасы рәисе Рөстәм Ямалиев Түбән Кама татарлары белән очрашты

“Мәскәүнең татарлар штабы” оешмасы рәисе Рөстәм Ямалиев Түбән Кама татарлары белән очрашты

Бөтендөнья конгрессының Түбән Кама бүлегендә “Мәскәүнең татарлар штабы” оешмасы рәисе Рөстәм Ямалиев һәм шушы штаб оештырган чарада катнашкан яшьләр белән очрашу узды. Мондый чараларга тамашачы җыю җиңел түгел, аеруча җәй айларында. Ни хикмәт, монысына халык зал тутырып килде. Әллә шуңамы, очрашу җанлы, ике яклы аралашу формасында үтте. Шәһәрдә Рөстәм Ямалиевны танып белүчеләр шактый. Ул чыгышы белән Әгерҗе районыннан, мәктәп еллары, яшьлеге Түбән Камада уза.

“Нефтехим” җәмгыятенең комсомол оешмасында эшли. Ул таркалгач, Мәскәүгә китә, үз эшен ача. — Мәскәүдә татарлар күп иде. Без аралашып тордык. Шул елларны Фикърәт Табиев “Мәскәүнең татарлар штабы” дип аталган оешма төзеде. Аның максаты – биредә яшәүче татарларга аралашу мөмкинлеге тудыру, шул рәвешле телебезне, гореф-гадәтләрне саклау, аны үзебездән соң килгән буыннарга тапшыру. Бераздан соң башкортларны да чакырдык. Бүген штабның ике меңнән артык активисты бар. ВУЗлар белән элемтәләр урнаштырылды, штаб составында тагын берничә клуб, әйтик, табиблар, галимнәр, эшмәкәрләр, эшли. Чараларга төрле регионнардан татар яшьләрен дә чакырабыз, — диде ул чыгышында. Ф. Табиевтан соң оешма җитәкчелеге дилбегәсен Р.Ямалиев кулына тапшыралар. Ул штаб эшендә ниндидер яңалыклар кертергә омтылмый, шулай да соңгы елларда төрки халыкларны да җәлеп итәргә дигән тәкъдим белән чыга һәм бу яктан яклау таба. — Түбән Новгород татарлары аеруча актив. Шулай ук пензалылар, ульян, кырымлыларны билгеләп үтәргә мөмкин. Чыгышлары белән Казаннан булганнар күп түгел. Мәскәүгә укырга килүче татар яшьләре белән элемтәгә кереп, алар белән очрашулар оештырабыз. Быел, ялгышмасам, Түбән Камадан биш йөзгә якын бала документларын Мәскәү ВУЗларына тапшырган, — дип дәвам итә Рөстәм Фәизович.

Аның чыгышыннан татарлар штабына бары яшьләрне генә кабул итәләр дигән фикер туа. Юк, теләге булган һәркемгә ишекләре ачык, шулай да яшьләргә аеруча шат алар. — Безнең максат телне саклап калу гына түгел, ә татар яшьләрендә милли горурлык хисе уятудан да гыйбарәт. Алар бу тормышта үз урынын дөрес табарга, хезмәт карьерасы ясарга, җәмәгать эшендә актив булырга, талантлылары аны үстерергә тиеш. Эшкуарлар, җитәкчеләр арасында милләтпәрвәрларыбыз күбрәк булса начар түгел бит? Тик кеше нинди генә ирешсә дә, үзенең нәсел тамырларын онытмаска, ана телендә аралашырга тиеш. Милләтбезне милләт итеп саклап калу өчен бүген җиң сызганып эшләргә кирәк. Аны үзебездән башлыйк. Балалар, оныклар белән татар телендә сөйләшик, татар театр-концертларына йөрик, ешрак очрашыйк, аралашып яшик. Дәүләт Думасында татар телен укыту турындагы мәсьәлә каралган көннәрдә штабтан кеше өзелмәде. Бере дә: “Юк, безгә татар теле кирәкми, институтларда русча укыйбыз”, — димәде. Әйе, уку рус телендә, ләкин аралашу теле бит үзебезнеке – татар. Милли йолалар буенча оештырылган чараларның да әһәмиятен әйтеп бетергесез.

Штаб оештырган тагын бер изге гамәлне атап китми мөмкин түгел, һәм ул башкалар регионнар өчен дә маяк булып торырлык. — “Беренче намаз” дип атала ул. Бер тапкыр да намазга басмаган яшьләребез безнең белән мәчеткә бара, намазга баса. Юк, бу мәҗбүри түгел, шулай да урта, олы буын үрнәге яшьләргә уңай тәэсир итә. Безгә башка төбәкләрдән дә дин әһелләре килә. Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның чыгышын яшьләр йотлыгып тыңлады, аны сорауларга күмде. Менә шулай, шауламый, үзләренә тиктомалдан кирәкмәс күзләрнең игътибарын җәлеп итми генә эшли бу штаб. Биредә яшьләр очраша, таныша, үзләренә яр таба, никахлаша. Әлбәттә, барысы өчен дә матди чыгымнар таләп ителә.

— Иганәчеләр дә үзебезнекеләр. Штабта эшмәкәрләр клубы бар, әлеге мәсьәлә шунда хәл ителә. Ярдәм дигәннән, безнең яшьләр шундый тәкъдим белән чыкты: никахлашучы парлар чакыру кәгазенә “Безгә чәчәк бәйләме кирәкми, аңа дигән акчаны Анжела Вавилованың авыру балаларга ярдәм фондына күчерегез” дип яза. Татар яшьләре менә шундый миһербанлы да булырга тиеш.

Инде сүз “Йолдызлар яңгыры” дип аталган чарада катнашкан яшьләргә бирелде. Бу чараны  Мәскәү татарларының «Штаб» берләшмәсе  «Бердәмлек» яшьләр клубы, Рәсәй мөфтиләр шурасы, Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегенең яшьләр шурасы, «Татарча волейбол» оешмасы, , «123 PRO», «Яңарыш» клубы, «Мирас» берләшмәсе, «Ак тирмә» милли-мәдәни үзәге, «Мәскәү башкортлары» берләшмәсе, «BashStudents» ассоциациясе, «Дом татарской кухни» кафесы белән берлектә оештыра.

Ләйсән Әхмәтҗанова белән Айрат Сәгыйтов беравыздан: “Бик ошады”, — ди. Аннан, аерымаерым, тәэсирләре турында сөйли. “Бу төн йолдызларның иң күп атылган вакыты булды. Безне табигать кочагына алып чыктылар, палаткалар кордык, берничә өлкә буенча мастер-класслар, кичкә таба күңелле уеннар, ярышлар уздырылды. Ә төнлә, учак янына утырып, йолдыз яңгырын күзәттек, җырладык”, — ди Айрат.

“Мине таң калдырганы шул булды: беркем дә русча сөйләшми, аралашу бары тик татар телендә барды. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар аны бездән яхшырак белә кебек тоелды миңа”, — ди Ләйсән. Алар Түбән Каманың татар яшьләре өчен шундый чаралар оештыру теләге белән янып кайткан. Рөстәм Ямалиевның милләтнең киләчәге өчен кайгыру хисләре белән сугарылган ялкынлы чыгышын тыңлагач, ишеткәннәрне тагын бер кат “фикерләү фабрикасында эшкәртү” өчен, шәһәр урамы буенча акрын гына җәяү атладым. Каршыга килгән яшьләргә игътибар итәм: барысы да русча сөйләшә.

Араларында татар балалары да бардыр инде. Туган йортыннан читтә яшәсә, алар да ана теленең кадерен аңлый башлар идеме икән? Бәлки. Безнең шәһәрдә, ни кызганыч, яшьләрне татар телендә уздырылган чараларга җәлеп итү үтә дә кыен. Хәер, андый кичәләр оештырылмый диярлек ич. Гел рус телендә генә, сирәк-мирәк кенә алып баручылар татар телендә берничә җөмлә әйтеп куярга мөмкин. Ярый әле татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, китапханәчеләребез бар. Алар да тырышмаса да, яшь буынның телен төбе-тамыры белән тартып алырлар иде. Шөкер, соңгы вакытта яшьләр бераз кыймылдый башлады. Аларны күрергә, тыңларга, ярдәм итәргә генә кирәк. Якташыбыз Рөстәм Ямалиев, үзебезнең Рөстәм Ганиев кебек…

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*