tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Михаил Худяков һәм татар тарихы
Михаил Худяков һәм татар тарихы

Михаил Худяков һәм татар тарихы

Михаил Худяков – татар халкының дөрес тарихын язучы беренче урыс галиме, ул үзенең хезмәтләрендә милләтебезнең югары цивилизацияле халык булуын исбат итте, Казан ханлыгының җимерелүе татарлар өчен иң зур югалту, фаҗига булуын ачык итеп язды. Михаил Худяков – татар халкының иң борынгы чорларыннан алып, үзе яшәгән XX гасырга кадәр, милләтебез турында алтмыштан артык фәнни хезмәт язып калдырды, алар арасында “Очерки по истории Казанского ханства” кебек моңарчы тиңе булмаган тарих китабы да, шулай ук “1000-летие мусульманской культуры в Поволжье”, “Татарская Казань в рисунках XVI-столетия”, “О необходимости переводов татарской литературы”, “Великодержавный шовинизм в русской этнографии”, “Деревянное зодчество Казанских татар”, “Древнее Поволжье /до V в.н.э./; Средневековье Поволжье /после V в.н.э./” кебек тарихи-этнографик хезмәтләре дә бар.


Михаил Худяков – гомер буе татар халкы белән аралашып яшәгән, милләтебезгә зур хөрмәт белән караган шәхес. Моңа аның татарлар арасында туып-үсүе дә зур йогынты ясагандыр, мөгаен. Ул 1894 елның 3/15 сентябрендә Вятка губернясының Малмыж шәһәрендә, сәүдәгәр гаиләсендә туа. Заманында Казан ханлыгы составында булган Малмыж яклары, анда яшәүче дини, мәгърифәтле татарлар булачак галимдә зур кызыксыну уяталар, һәм ул студент елларында ук бу тирәдәге татар авылларын махсус өйрәнә башлый, аларның тарихларын язып ала, борынгы җырларны һәм риваятьләрне җыя, елга, урман, кыр атамаларын туплый, татар исемнәрен һәм фамилияләрен терки, аларга шәрехнәмәләр яза.
Михаил Худяков татар тарихы белән кызыксынуын Казанда гимназиядә укыган елларында һәм Казан университетында белем алганда да дәвам итә. 1914 елда ул Болгарда, ә 1915 елда Биләрдә археологик экспедицияләрдә катнаша, бу хакта язмаларын Казан һәм Вятка шәһәрләрендә фәнни матбугатта бастырып чыгара. 1918 елда Казан университетың тарих бүлеген тәмамлаганнан соң, Михаил Худяков берничә ел Казан мәктәпләрендә, археология институтында, музейларда эшли, 1920 елда ул Татарстан Республикасының халык мәгарифе комиссариатында, 1921 елда Шәрык академиясендә, ә 1924 елда Халык комиссариатының музей бүлегендә эшләп ала. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Михаил Георгиевич Худяков Казан губерня музеенда беренче булып милли-тарихи бүлек оештырган һәм аны җитәкләгән кеше, ул 1920 елда ук күргәзмәләр өчен болгар бүлеге юлкүрсәтмәсен төзи. 


Михаил Худяковның Казан чоры 1925 елга кадәр дәвам итә, бу елларда ул “Общество Татароведения” иҗтимагый оешмасын төзи, аның сәркәтибе булып тора. Бу елларда Михаил Худяков Татарстанның беренче археологик картасын төзи /1925 ел/, 1923 елның 25 июнендә халык каршында “Борьба Казани с Москвой” дип аталган докладын укый, 1924 елның 13 сентябрендә “Деревянное зодчество Казанских татар” доклады белән чыгыш ясый. Бу елларда аның бер-бер артлы ике данлыклы китабы дөнья күрә – “Мусульманская культура в Среднем Поволжье /1922/ һәм “Очерки по истории Казанского ханства” /1923/. Худяковның бу китаплары, бигрәк тә соңгысы, Казан галимнәре арасында зур кызыксыну һәм шау-шу тудыра, чөнки аларда татар тарихына өр-яңа бәя бирелә.


Әйе, Михаил Худяковның “Очерки по истории Казанского ханства” китабы – милләтебезгә тарихи һәйкәл ул, галим үзенең бу хезмәте белән татар халкын яңадан дәүләти югарылыгына күтәрә, аның батрылыкларын мәңгеләштерә. Михаил Худяков, урыс тарихында беренче тапкыр, Казан ханлыгының юкка чыгуында урыс дәүләтен гаепләп яза, моны явызларча басып алу сәясәте, дип атый. Галим үзенең бу титаник хезмәтендә, эзлекле рәвештә, Казан ханлыгы оешкан көннән юк ителүенә кадәр урыс дәүләте тарафыннан нинди һөҗүмнәргә, басымга дучар ителүен исбатлый, Казан белән Мәскәү арасында барган сугышларның төп сәбәпчесе Московия икәнлеген дәлилли.
Бу китап 1923 елда нибары мең данә басылып чыга, әмма Худяков аның өстендә эшләүне инде октябрь инкыйлабына кадәр үк башлаган була. Бу китапка материал туплауда аңа татар галимнәре Газиз Гобәйдуллин, Һади Атласи, Сәет Вахидилар зур ярдәм күрсәтәләр. 302 битле бу хезмәт татар тарихыннан башлап, дәүләт төзелеше, ханлыкның эчке һәм тышкы сәясәте, халык тормышы, Мәскәү белән мөнәсәбәтләр, археология, этнография, болгар-татар әдәбияты, милли сәнгать, дин эшләренең торышы, аерым татар ханнары һәм шәхесләр язмышы, Казанның төзелеше, архитектура, татар мәдәниятенең урысларга уңай тәэсире һәм башка бик күп темаларны яктырта. Михаил Худяков бу китабында татар ханнарының дистәләгән буын династияләрен, исемнәрен тарих өчен язып калдыра, аларның нәсел шәҗәрәләрен бирә, йөзәрләгән татар морзалары, бәкләре, сәетләре, гаскәриләре китапка, тарихка үз исемнәре, холык-фигыльләре, гамәлләре белән кереп калалар.


Алга таба фәнни эшчәнлеген һәм укуын дәвам итү өчен, 1925 елда Михаил Худяков Ленинград шәһәренә күчә. Биредә ул хезмәтен Публичный китапаханәдә фәнни хезмәткәр булып эшләүдән башлый, 1926-1929 елларда ГАИМКта /Государственная Академия истории материальной культуры/ аспирантурада укый һәм китапханәдә эшләвен дәвам итә. 1929 елда, аспирантураны тәмамлагач, Михаил Худяков Ленинград университетында башта – ассисент, аннан доцент булып эшли, СССР Фәннәр Академиясенең фәнни хезмәткәре булып тора. Соңгы елларда ул ГАИМКның тарих институтында гыйльми әгъза булып тора, Ленинградта һәм Мәскәүдә күп лекцияләр укый, дәреслекләр әзерли, фәнни хезмәтләр бастыра. Бу чорда ул Идел-Кама төбәгендә яшәүче халыкларның, шул исәптән, татар халкының да, иң борынгы чорларын өйрәнә, бу тема буенча Идел-Уралга, Кама һәм Нократ елгасы буйларына махсус экспедицияләр оештыра, зур-зур фәнни хезмәтләр яза. Әйткәнебезчә, Ленинградта эшләү дәверендә дә Худяков татар тарихы өстендә эшләвен дәвам итә, Казанда уздырылган мөһим фәнни һәм милли чараларда катнаша, татар тарихы буенча дәреслекләр әзерли. Кызганычка каршы, бу хезмәтләрнең күпчелеге дөнья күреп өлгерми, алар бүгенге көндә дә Петербург шәһәренең археология һәм этнография институты архивында кулъязма хәлендә генә саклана.


1936 ел тарихчы-галим Михаил Худяков тормышында хәлиткеч ел була. 1936 елның 13 февралендә ул, фән өлкәсендә күрсәткән зур хезмәтләре өчен, диссертация якламыйча гына, тарих фәннәре докторы, дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. Шул ук елның 9 сентябрендә галим Михаил Худяков кулга алына һәм терроризмда гаепләнеп, 1936 елның 19 декабрендә атып үтерелә. 1957 елның 27 июнендә СССР Югары судының Хәрби коллегиясе Михаил Худяковны гаепсез дип таба һәм тулысынча аклый.
Михаил Худяков исеме һәм аның хезмәтләре татар халкына узган гасырның 80нче еллар ахырында, демократик үзгәртеп кору чорында яңадан әйләнеп кайта башлады. Аның хезмәтләрен милләткә кире кайтару өчен татар зыялылары, галимнәре һәм татар милли-азатлык хәрәкәте күп көч куйды. Язучы һәм тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова әле 1989 елны ук, Казан, Ленинград, Малмыж шәһәрләре архивларында булып, Михаил Худяковның тормышын һәм иҗатын өйрәнә, аның хезмәтләренең тулы исемлеген төзи, галим турында зур фәнни хезмәт яза. Ул яңа чыга башлаган “Идел” журналының 1нче санында ук, аның турында кереш сүз язып, галимнең “Идел буе мөселманнары” хезмәтен бастырып чыгарды. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук 1990 елны “Вечерняя Казань” газетасында Михаил Худяковка багышланган “Забытый сын народов Поволжья» мәкаләсен, 1995 елны “Мирас” журналында “Урыс халкының бөек улы” фәнни хезмәтен, 2002 елда “Азатлык” газетасында “Книга жизни Михаила Худякова” язмасын, 2003 елда “Мәдәни җомга” газетасында “Михаил Худяковның гомер китабы” мәкаләсен, 2002 елда Казан шәһәрендә “Михаил Худяков и история татарского народа” китабын бастырып чыгарды. 2006 елда Фәүзия Бәйрәмова “Роль М.Г.Худякова в исследовании истории и культуры народов Среднего Поволжья” дип аталган темага кандидатлык диссертациясе яклады, тарих фәннәре кандидаты, дигән гыйльми дәрәҗәгә ия булды. 2007 елда Фәүзия Бәйрәмованың “Михаил Худяков и историко-культурное наследие народов Среднего Поволжья” дип аталган китабы дөнья күрде. 


Шулай ук Казанда һәм Мәскәүдә Михаил Худяковның “Очерки по истории Казанского ханства” китабы берничә тапкыр яңадан басылып чыкты һәм милләткә кире кайтты. Хәзер исә Казанда тарихчы-галим Михаил Худяковның бу хезмәтен һәм башка мөһим язмаларын татар телендә чыгару буенча эшләр алып барыла. Төркиядә яшәүче милләттәшләребез Иклил Корбан һәм Роза Корбан тәрҗемәсендә, Михаил Худяковның “Очерки по истории Казанского ханства” китабы төрек телендә Германиядә дә басылып чыкты. Казанның 1000 еллыгы уңаеннан, шәһәрдәге үзәк урамнарның берсенә Михаил Худяков исеме бирелде.
Михаил Худяковның гаиләсе булмаган, нәселе калмаган, ул еш кына, “Минем гаиләм – археология”, дип әйтә торган булган. Аның гаиләсе бүген – 7 миллионлы татар халкы. Аның татарларга биргән олы һәм гадел бәясен, тиңсез хезмәтләрен татар халкы беркайчан да онытмас.

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
2019 ел, 3 сентябрь.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*