tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Миләүшә Гайфуллина: «Горур милләтемне күреп кайттым!»
Миләүшә Гайфуллина: «Горур милләтемне күреп кайттым!»

Миләүшә Гайфуллина: «Горур милләтемне күреп кайттым!»

Шушы көннәрдә редакциябезгә «Бөтенроссия татар гаиләсе» фонды директоры Миләүшә Гайфуллина килеп китте һәм Актанышта узган Ык буе авыллары Сабантуе 2019 дан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

Миләүшә Гайфуллина җитәкләгән әлеге фонд 12 ел инде актив эшләп килә. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында оешкан. Мәскәүдә РФ Юстиция министрлыгында теркәлгән. Фонд эшчәнлегенең төп юнәлеше – татар гаиләсенә хас иң яхшы сыйфатларны саклап калу, аларны заманга яраклаштыру. Миләүшә ханым Фонд башкарган эшләргә тукталып, Ульяновскида узган «Мөселман гаиләсе» дигән чараны, Чүпрәледә оештырылган «Татар гаиләсе» бәйрәмнәрен искә алды. Казан кооперация институтында милли-мәдәни үзәк ачылуы, «Зыялы хатын-кызлар» клубы оешуы турында шатланып хәбәр итте. Ел саен Фонд радиожурналист Рәзин Нуруллин әзерләгән «Пар канатлар» тапшыруы белән берлектә Бөтендөнья гаилә көненә багышлап тирән эчтәлекле чаралар уздыра, районнарда очрашулар үткәрә – болары хакында да без хәбәрдар. Инде районнарда «Бөтенроссия татар гаиләсе» фондының бүлекләре дә ачыла башлаган. Бу көннәрдә, мәсәлән, Арчада шундый иҗтимагый оешма эшли башлаган. Тиздән ул Чүпрәледә  оешачак. Шулай ук Актанышта да фонд эшчәнлеге зур кызыксыну уяткан. Болар хакында Миләүшә Хафиз кызы сөенеп хәбәр итте.

Аннары сүз кабат Актанышка, Ык буе авыллары Сабан туена күчте. Фонд директоры 15 июньдә Актанышта Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигатьнең тарихи үсешенә, районның тарихына һәм мәдәниятенә багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә дә катнашкан. Идел–Урал буе вәкилләре, район җитәкчеләре, галимнәр, тарихчылар, эшмәкәрләр, музей хезмәткәрләре, укытучылар  әлеге зур сөйләшүгә  җитди әзерләнгән. Аны ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган колачлы чара дип тә кабул итәргә кирәктер.

Актаныш – бөтен татар милләтенә, җиде миллионлы татар халкына үрнәк күрсәтте! – диде Миләүшә ханым соклануын яшерә алмыйча. – Андагы гүзәллек, андагы табигать!.. Кешеләре ихлас, табигый.  Татар халкының горур егет-кызлары, милли матурлык, милли тыйнаклык, шул ук вакытта зәвыклылык таң калдырды!.. Исем китеп, сокланып кайттым! Беренче көнне кич кунакларга Нурихан Фәттах әсәре буенча әзерләнгән «Итил суы ака торур» спектаклен күрсәттеләр. Һәвәскәр артистлар искиткеч итеп уйнады! Бу коллективка дәүләт статусы бирүләрен теләр идем. Минем фикерем генә түгел бу, залдагы бөтен кеше шул фикерне әйтте. Шуның кадәр матур оештырылган, матур уйныйлар!.. Матур уйнау үзе бер халәт булса, сәхнә киемнәре үзе бер тема. Искиткеч! Гаҗәп затлы, зәвыклы! Район башлыгы Энгель Нәвапович Фәттахов масштаблы уйлый, масштаблы эшли! Татар гаиләсенең матур үрнәкләрен дә Актанышта күреп кайттык. Менә ничек эшләргә, ничек яшәргә кирәк! Барысы да горур, талантлы, уңган-булган, тырыш. Уңганлык, тырышлык, булганлык, эчке горурлык белән параллель барса гына, кеше – шәхес. Актанышта горур милләтемне күреп, илһамланып кайттым.

syuyumbike.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*