tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт арбасын бергә тартасы
Милләт арбасын бергә тартасы

Милләт арбасын бергә тартасы

– Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә, дип алынсаң була икән бит. Әнә Курган өлкәсендә яшәүче Марат Юнысов, Себердәге бизнесын калдырып, туган ягына кайтты. Туган авылындагы мәктәпне, клубны төзекләндерде, мәчет салдырды. Әүвәл хакимиятләр аның эшчәнлегенә аяк чалып маташкан иде, хәзер кул чабып, хуплап тора.

7-8 декабрь көннәрендә башкалабызда БТК башкарма комитеты канаты астында ике зур иҗтимагый чара – конгресс әһелләренең еллык хисап җыелышы һәм Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре җыены уздырылды. Әүвәл, конгресслылар – 7 комиссиягә, эшкуарлар 5 секциягә бүленеп, җыелган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары хакында гәпләште. Кичен алар, бергәләшеп фикер алышу, уртак максатлар билгеләү өчен, “Казан” милли мәдәният үзәгенә җыелды. Шунда җыелышны ачып, уртак эшчәнлекнең файдасы турында сөйләгәндә, БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров иң әүвәл Марат Юнысовны телгә алды, булдыклы егет икәнен күреп, аны Курган өлкәсе татарлары конгрессы рәисе итеп сайлатуга ирешүләрен сөйләде. Соңрак Марат үзе дә, сүз алып, быел беренче мәртәбә өлкә сабантуе уздыруга ирешүләрен, 15 мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта башлауларын (моңарчы өлкәдәге 2 мәктәптә генә укытылган) бәян итте. Егетләрнең җан фәрман тырышып эшләүләрен күреп, хакимиятләрнең өлкә татар мәдәнияте мәркәзе кору өчен, быел милләттәшләребезгә бер мең квадрат метрлы, ике катлы бинаны бушлай бирүләренә ничек сөенмисең!

Самарадагы “Яктылык” мәктәбендә укучы (477 бала) яшь милләттәшләребезнең укуларын тәмамлагач, тулаем вузга керүе, өлкәдәге иң яхшы ун мәктәп исемлегенә эләгүе дә күңелле хәл, билгеле. “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизовның әйтүенә караганда, 800 баладан гариза кергән; янәшәдәге кичке мәктәп бинасын төзекләндереп, аларны да укытырга мөмкин икән. Хәтта моның өчен өлкә хакимияте 50 миллион сум акча бирергә дә вәгъдә иткән. “Әмма проект-смета документларын ясату өчен, 3 миллион сум акча таба алмыйбыз”, – дип зарланды Радик.

Чиләбе өлкәсендәге Магнитогорск шәһәре милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Кадименнур Таһиров үз чиратында барча милли чараларны эшкуарлар белән бергәләп оештыруларын сөйләде. Тик анда хакимиятләр ярдәм итәсе урында аяк чала икән. “Атна саен ун минутлык “Ватан” дигән татарча радио тапшырулар оештыра, эчтәлеген тәрҗемә итеп өстәгеләргә тапшыра идек. Хәзер “кыстылар”. Айга ун минут кына калдырдылар. Анысы да урысча”, – дип аһ орды ул. Әлеге уфтанудан соң залда: “Фашизм галәмәте бит бу!” – дигән дәгъвалар яңгырады. Өлкә губернаторына хат язарга килештеләр. Ни кызганыч, көндез эшләгән секция-ко­мис­сияләрнең эшчәнлеге турында җитәкчеләренең хисаплары тың­ланмады. Вакыт калмады дип, аларга сүз бирелмәде. Күрәсең, ел йомгакларын шуларны тыңлаудан башларга кирәктер. Алар бит шул фикер алышуларның “сыгынтысын” җиткерә!

Бер күрешү – бер гомер

Икенче көнне конгресслылар һәм эшкуарлар катнашында уздырылган Татарстанның эшлекле хез­мәттәшләре җыенында, әлбәт­тә, көтеп алган, төп чыгыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­хановныкы булды. “Бер күрешү – үзе бер гомер. Нәрсә генә булмасын, җыеныбызның колачы елдан-ел киңәя бара. Ел саен шушылай күрешеп-сөйләшеп, күп кенә уй-ниятләр, проектлар, күркәм үрнәк­ләр турында ишетәбез. Элекеге татар байларының милли алгарышыбызга ничек ярдәм иткәнлеге хакында бүген биредә бик тәф­сил­ләп сөйләделәр. Киләчәктә шулай бергә булып, динебезне, телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тырышырбыз. Азия, Европа, Аме­рикага – кая гына барсак та, без милләттәшләребез белән кү­решергә тырышабыз. Бу эшкә эшмәкәрләрнең мөмкинлеген җә­леп итсәк, Сабантуй үткәрү, мәчет салу, укытуны оештыру җиңеләя­чәк, милләтебез тагын да көчәячәк. Без республика тарафыннан көче­бездән килгән кадәр сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз, – дип хәер-фатихасын бирде ул илебезнең җит­мешләп төбәгеннән килгән эшкуарларга, дөньяның төрле почмакларыннан җыелган милләтпәр­вәрләргә.

Әлеге эшкуарлар җыенында да, шөкер, төпле, эшлекле киңәш-тәкъдимнәр байтак яңгырады. Әй­тик, Башкортстаннан килгән БР Дәүләт Җыены-Корылтае депутаты, эшкуар Ирфан Әбләзов: “Яшә­гән-торган урыннарыгызда азчылыкны тәшкил итсәгез дә, хакимият органнарына сайланудан читен­сенеп-куркып тормагыз; ни кызганыч, әлегә милләттәшләребезнең 10 проценты гына иҗтимагый эштә теләп катнаша,” – дип белдерде. Кырым Республикасы татарлары конгрессы рәисе Гулливер Алтын исә, “Татар-тур” туристлык маршруты оештырып, теләгән һәр кешегә элеккеге татар ханлыкла­рының баш шәһәрләрен гизеп чыгу мөмкинлеге бирергә чакырды. Рөстәм әфәнде, әлеге тәкъдимне “эләктереп алып”, шундук Татарстан Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәровка бу мәсьә­ләне каләм очына алырга кушты. Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән авылы эшкуары, “Партнер-Татар­стан” сәүдә ширкәте рәисе Кыязим Дебердиевның Кабарты-Балкар Рес­публикасында җирләре бар икән. “Әлегә “Агро-Сила” төркеме, Актаныш, Азнакай, Ютазы, Мөслим районнары белән генә хезмәт­тәш­лек итәбез. Башка районнар да кукуруз орлыгын бездән алсын иде,” – дигән үте­неч-тәкъдимен җиткер­де ул. Үз чиратында Ринат Закиров, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы рәи­се Ринат Насыйровның татар атлары бәйгеләре оештырырга иде дигән тәкъдимен хуплап, әләзән­нәргә “КамАЗ”лар белән генә түгел, татар атларының күп­леге белән дә мактанырга язсын иде дигән те­ләген җиткерде.

Җыен эшендә катнашучылар ахырда үзара һәм Татарстан Республикасы белән икътисадый багланышларны ныгытырга, милләт арбасын бергәләп тартырга чакырган карарлар кабул итте.

“Ватаным Татарстан”, № 183, 09.12.2016

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*