enrutat
Баш бит / Милләт гаме сагында – ак калфаклы туташ-ханымнар…
Милләт гаме сагында – ак калфаклы туташ-ханымнар…

Милләт гаме сагында – ак калфаклы туташ-ханымнар…

Татар конгрессы каршында эшләп килә торган бөтен­дөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы республикабызның Тукай районында «Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт» исемле өч көнлек күчмә утырыш уздырды. Бу зур чарага 7 чит илдән һәм Россия­нең 18 төбәге, шулай ук Татарстанның 38 районыннан килгән хатын-кызларыбыз җыелган иде.

Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева, Дания Нуруллина, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, язучы Марат Әмирхановның да утырышта катнашуы аның әһәмиятен тагын да арттыр­ды. Милли бизәгебез – калфак кигән 150 хатын-кыз өч автобус белән Тукай районына кузгалып киткәндә, мәркәзебездә әкрен генә яңгыр ява башлады. Һәм бу яңгыр бер адым да калышмыйча, безгә ияреп тә барды. Тукай районында каршы алучылар: «Уңган килен төшкәндә, яңгыр ява», – дип бик җылы каршы алгач, күктәге болытлар да елмаеп җибәргәндәй булды.

Тарихи тамырлар эзеннән
Беренче көнне Тукай районы, Теләнче-Тамак авылында сәүдәгәр-меценатлар, мәгърифәтче абыйлы-энеле Хәлфиннәрнең тормыш юлын белдек һәм аларның искиткеч зур утарлары белән таныштык. Татар халкының беренче әлифбасын төзеп биргән Сәгыйть Хәлфиннең нәселе бик көчле тамырларга барып тоташа.
Хәлфиннәр революциягә кадәрге чорда, авылны төзекләндерүгә зур игътибар күрсәтү белән беррәттән, мәгърифәтчелек эшен дә алып барганнар. Теләнче-Тамак мәдрәсәсе Уфа губернасындагы иң алдынгы уку йортларының берсе булган. Әмма революциянең кискен җилләре Хәлфиннәрнең тормышларына да зур үзгәрешләр кертә. Алар дөньяның төрле почмакларына сибелеп, үз туган нигезләреннән еракта яши башларга мәҗбүр була. Бүген танылган нәсел яшәгән тарихи биналарда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп урнашкан. «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова XX гасыр башындагы мохитне тудырып, Хәлфиннәр нәселеннән чыккан кешеләрне бергә туплап, шушы утарда очраштыру идеясен якын киләчәктә тормышка ашыру зарурлыгын билгеләп үтте. Ул чакта Хәлфиннәрнең рухлары шат булыр һәм бер генә көнгә булса да тарихи дөреслек кайтыр иде.

Теләнче-Тамак авылындагы картлар йортына да кереп хәл белеште «Ак калфак»лылар. Мондагы рухи киеренкелекне тел белән генә аңлатып бетереп булмый. Картлар йорты директоры Лилия Хөсәенова, өлкәннәрнең күңелен күтәрү өчен, төрле психологик терапияләр кулланабыз, дип сөйләде. Мәсәлән, нәтиҗәле һәм әһәмиятле «Хат язышу» терапиясе игътибарыбызны аеруча җәлеп итте. Һәр өлкән кешегә хат язышу өчен аерым «сердәшче» билгеләнә. Хат язышулар айлар буена дәвам итә. Әлеге хатларда өлкәннәр, күңелләрендәге моң-зарларын таратып, үткән тормышларына нәтиҗә ясыйлар кебек. Тормыш авырлыклары алдында югалып калганнар бу йортта сыеныр урын да, җаннарына әзме-күпме тынычлык та табалар.

Кичке якта Түбән Суыксу авылының мәдәният йортына юл алдык. Монда «Ак калфак»лыларны Тукай районы башлыгы Фаил Камаев сәламләде. «Сез милләтебезнең рухи байлыгын саклау­да, онытылып бара торган гореф-гадәтләрне, йолаларны табуда, кулланышка кертүдә зур эш башкарасыз. Алга таба да сезгә зур уңышлар телибез!» – диде ул.
Соңыннан Теләнче-Тамак халык театры башкаруында Данил Салихов пьесасы буенча куелган «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» спектаклен карадык.
Чебенледә чаң тавышы…

Икенче көнне Боерган авылында булып, Чәк-чәк фестивалендә катнашучыларның эшләрен күреп, аһ иттек. Менә нинди уңган, булган бит безнең халык! Шуннан Чебенле авылы булган урынны күрергә дип юл алдык.

1975 елга кадәр яшәгән Тайхуҗа (халык телендә Чебенле) авылын су басу аркасында, андагы халык нигезләреннән мәҗбүри күчерелә. Ә барыбызга да билгеле шәхес, танылган мәгърифәтче Мөхлисә Бубыйның әнисе нәкъ менә шушы Чебенле авылыннан Иманкол хәзрәт кызы Бәдрелбанат була. Өч күренекле мәгърифәтче – Габдулла, Гобәйдулла һәм Мөхлисәне тәрбияләп үстергән ана кеше хакында да истәлекләр сөйләнде һәм аңа багышлап, истәлек тактасы ачылды.

Чебенле халкы ел саен, авыл нигезе булган урында җыелып, хәтер көне уздыра. Халык җыелгач, иң әүвәл чаң сугалар. Зур чаң кагып, тирә-якка шомлы аваз салып, хәтерләр яңартыла. Кайчандыр япь-яшь егет булып, бүген инде аксакалларга әйләнгән бабайлар күзендә яшь тамчыларын күреп тә тамак төбенә төер утыра. Бик матур, урамнары киң иде авылыбызның дип, күченгән көннәренә кайткандай тетрәнеп куя алар. Авылда мәгърифәткә омтылган укымышлы, белемле халык яшәгәнлеге дә билгеле була. Кызганыч, язмыш җиле генә аямый шул нигезләрнең җылысын, тарката, җилләргә тапшыра.

Австралиядән кайткан Лилия Әнсәф кызы Сәмигуллина да, үз әнисенең нигезенә кайтып, туганнары белән очраша алды. Монда Лилия ханым белән шулкадәр җылы итеп сөйләштеләр, һәркем аңа аеруча игътибар күрсәтте. Хикмәте бар икән: Лилия ханымның әбисе Чебенле авылының хөрмәтле кендек әбисе булган икән бит. Ул әбигә хөрмәт еллар аша да җуелмаган, халык хәтерендә сакланган. Өйләрдә ипи салганда, кендек әбисенә, дип, аерым атап пешергәннәр. Хуш исле ипи зур хөрмәтнең билгесе булган. Ни хәл итәсе икән, кендек әбиләре, сөннәтче бабайлары белән шулкадәр тирән тамырларга барып тоташкан татар авыллары бүген чаң суга…

Тукай районы – якты төбәк
Танылган шәхесләрнең нәсел тамырлары барып тоташкан Тукай районы һәр ягы белән ачыш булды. Авылларыбыз яши, нинди генә авыр шартларны да җиңеп яши алар, дип тә сөенергә өлгердек. Матур итеп, сокландырып яшәүче авылларыбызның барлыгы күңелләргә ышаныч өсти. Сагышланып та алдык, сөенергә дә өлгердек бу сәфәрдә. Казанда гына бу хәтле татарлыкны күреп сокланып булмый. Нәкъ менә районнарда сак­лана ул милли йөз, телнең сафлыгы һәм рухи мирасыбыз.

Мондагы йолаларны да күреп өйрәнде татар хатын-кызлары. Кер чайкау, Басу яру, Мунчала чыгару, Киленгә су юлын күрсәтү йолалары шулкадәр тулы һәм аңлаешлы итеп күрсәтелде. «Ак калфак»лыларның һәркайсы үз төбәкләренә кайткач, әлеге йолаларны халыкка өйрәтеп, аңлату эшләре алып барачак. Оешманың төп миссиясе дә бит ул – татар милләтенең бай рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтару. Тегү-чигү һәм төрле һөнәрләргә өйрәткән осталык дәресләре – аерым бер тарих. Хатын-кызларыбыз үзләре өчен бик күп яңалык алды.

Бахчисарай, Иске Җирекле авылларында Равил Миңнехуҗин, Минталип Минехановның фермерлык хуҗалыклары белән танышу да, «Уйна, Тукай гармуны» фестивален карау да, Новотроицк авылында мәдәният йортын ачу тантанасында катнашу да зур бер рухи күтәренкелектә узды. Өченче көнне Новотроицк авылында пленар утырыш узды. Анда «Ак калфак»лылар алдында торган бурыч-максатлар билгеләнде һәм киләчәктә дә форум, утырышларның шушындый югарылыкта уздырылырга кирәклеге ассызыкланды.

Айсылу ИМАМИЕВА
автор фотолары

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*