tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт кайтавазы: Истамбулда татар малае туды!
Милләт кайтавазы: Истамбулда татар малае туды!

Милләт кайтавазы: Истамбулда татар малае туды!

Төркиядә яшәүче Бичурилар гаиләсе татарча яшәү рәвешен сакларга тырыша, Казан-Уфа белән бәйләнешләрне өзми. Хәзер лаеклы ялда булган эшкуар Фәрит Бичури, аның хәләл җефете Рәшидә ханым чын татар рухлы ике кыз үстерделәр. Рушан һәм Йолдыз исемле бу кызлар Казанга  татар милли чараларына  килеп дуслар таптылар. Рушан Төркия егете Баркын белән гаилә корып, Ялкын исемле малай үстерәләр. Улларын милли рухта тәрбияләү өчен Рушан Казаннан китаплар, аудитәлинкәләр китертә, хәтта Истамбулга татар тәрбияче дә китергәннәре бар. Соңгы елларда Рушан, Баркын һәм Ялкын Сингапурда яшиләр, эти-әниләре янына кунакка кайтып йөриләр.

Йолдыз да күптән түгел башлы-күзле булды, Ул  кабарда милләтеннән булган егеткә кияүгә чыгып, гаилә корып җибәрде.  Бу атнада сөенечле хәбәр килде – Бичуриларның кече кызы Йолдыз да малай тапкан. Бичурилар һәм аларның кияүләре  бу малайга да  кызыклы исем тапкан – аңа Яңкы исеме кушарга булганнар. Ул татарчага  “кайтаваз” дип тәрҗемә ителә. Берничә ел үткәч, иншалла, Ялкын белән Яңкы әти-әниләре белән Казанга да килерләр. Аллага шөкер, Истамбулда да татар тамырлары корымый.

Римзил Вәли

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*