tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт йөзе – йола-бәйрәмнәрдә
Милләт йөзе – йола-бәйрәмнәрдә

Милләт йөзе – йола-бәйрәмнәрдә

Без – “Ак калфак” берләшмәсенең район бүлеге татар халык бәйрәмнәре, йолаларын җанландыруны, телне саклауны күз уңында тотабыз. Бу җәһәттән без “Теремкәй” бакчасында булып, балаларны милли рухта тәрбияләү буенча эшчәнлек белән танышып кайттык.

Бакчада татар телен өйрәтү яхшы дәрәҗәдә оештырылган, татар халык бәйрәмнәре һәм йолалары да бакча җитәкчелеге игътибарыннан читтә калмый. Тулаем алганда, бәйрәмнәр аша балаларыбызда татар теленә мәхәббәт тәрбияләнә. Биредә үткән “Сөмбелә”, «Каз өмәсе» бәйрәмнәре – моның ачык мисалы. Аларда балалар татар телендә шигырьләр сөйлиләр, җырлар җырлыйлар. Соңыннан балалар әти-әниләр белән берлектә пешерелгән милли ризыклардан авыз итә. Малай-кызлар “Ак калфак” берләшмәсенең район бүлегеннән килгән кунаклар белән аралаша, алар эшчәнлеге белән якыннан таныша.

Бакчаның татар теле тәрбиячесе Илсөяр Шәяхмәтова – үз эшенең остасы. Ул алып барган татар теле дәресләренә балалар теләп йөри. Илсөяр Шәяхмәтова “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Нардуган” кебек татар бәйрәмнәрен һәрдаим үткәреп тора. Бу бәйрәмнәр тирән эчтәлекле итеп оештырыла. Мондый татар телчеләре булганда һәм бәйрәмнәребез яшәгәндә, телебез югалмас, үсәр.

Энҗе Әхмәтҗанова, “Ак калфак ” берләшмәсенең район бүлеге җитәкчесе

“Зәй офыклары” газетасыннан (Татарстандагы район газетасы)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*