enrutat
Баш бит / Милләт җанатарлары җитми. Президентка язылган хатта ниләр бар?
Милләт җанатарлары җитми. Президентка язылган хатта ниләр бар?

Милләт җанатарлары җитми. Президентка язылган хатта ниләр бар?

Туган тел көнендә Татарстан Президенты татар зыялылары белән очрашты. Әлеге очрашуда берничә язучы Рөстәм Миңнехановка алты пункттан торган хат тапшырган. Эчтәлеге билгеле булгач, әлеге язучыларны милләт алдында торган аерата әһәмиятле мәсьәләләрне күтәрмәүдә, шул җәһәттән конкрет тәкъдимнәр язмауда гаепләүчеләр дә булды. Әлеге уңайдан хат авторларының берсе Ркаил ЗӘЙДУЛЛА белән әңгәмә кордык.

– Ркаил абый, сүзне татар зыялыларының Президент бе­лән очрашуыннан башлыйк әле. Ни өчен язучылар җитәк­чегә конкрет тәкъдимнәр язып бирә алмады?

 
– Очрашуда язучылар гына түгел, сәнгать һәм фән эшлекле­ләре, яшьләрнең иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә катнашты. Без, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәм­мәт­ша, үзара сөйләштек тә, сүз алып вакытны сарыф иткәнче (ә анда сөйләргә атлыгып торучы өл­кәннәр байтак иде), кайбер фикер­лә­ребезне язып кына бирергә булдык. Әлбәттә, тел мәсьәләсе, мә­гариф, балалар бакчалары, мәк­тәпләр проблемалары иң беренче урында һәм алар турында Президент белә. Һәрберебез белгән ул проблемаларны әлеге очрашуда тагын бер кат туглаудан мәгънә күрмәдем. Ул федераль кануннар белән бәйле. Ә без язганы – үзебез булдыра алган, нәкъ менә конкрет тәкъдимнәр иде. Язу стиленә кил­гәндә, без бит кемдер күрергә теләгәнчә, боеру, таләп итү позасын алып, Президент белән сөй­ләшә алмыйбыз. Киңәш-табыш итү гадәте бар. Итагать бар. Тәкъ­димнәрне кайчакта идарәчеләр кабул итәргә дә мөмкин. Каршы кил­сәләр дә, бернишли алмыйсың. Ләкин тамчы, тама-тама, боз тишә, диләр. Ул кәгазьне биргәнче, без­нең аксакал дип саналучы өлкән яшьтәге ша­гыйрьләр сүз алды. Иң беренче булып гадәттәгечә Ренат Харис чыгыш ясады. Ул Фатыйх Кәримгә һәйкәл кую мәсьәләсен кузгатты. Президент: “Нишләп бер генә кеше турында әйтәсез? Һәй­кәл­ләрне татар эшлеклеләренә, иҗат әһел­ләренә системалы рә­вештә куярга кирәк. Сез мәсьәләне тарайтасыз”, – диде. Ә безнең кәгазьдә әлеге тәкъдим бар иде инде – иҗат әһелләренең бюстларыннан аллеялар булдыру турында. Хәер, бе­лүемчә, Фатыйх Кәримгә һәйкәл кую мәсьәләсе бу сөйләшүгә кадәр үк  уңай хәл ител­гән инде. “Үзгәреш җиле” мәсьә­ләсендә дә, яңа җырлар, яңача башкару да кирәк. Театрда декорация саклау урыны булмау, архив материалларын цифрлаштыру мәсьәлә­ләре дә күтәрелде. Президент шуннан соң бездән глобальрәк мәсь­әләләр турында сүз көтүен белдерде. Тик бит глобаль мәсь­әләләр турында сүз әйтү өчен, шул кимәлдә фикерли белергә дә ки­рәк! Монда һәркем үзен борчыган сорауны әйтеп калырга тырышты.

– Әдәбиятның төп проблемасы нәрсәдә?   

 
– Аның проблемасы мәктәптән башлана. Безнең яшь саналган язу­чыларның да яше – утыз ти­рә­сендә. Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәм­мәтша, Илгиз Зәйни, Йолдыз Миң­нуллина сиксәненче еллар ахырында – туксанынчы елларда туып, күтәрелеш чорында үскән кеше­ләр. Мәктәптә татар теле дә­ресләре кими икән, ул турыдан-туры иҗат кешеләренең кимүенә китерәчәк. Хәзер үк кү­ренә бит инде, әдә­биятка яшьләр килми. Ба­лаларның китап укуы да кимегән­нән-кими. Укучылар бар, әлбәттә, ләкин алар да күбесенчә урыс әдәбиятын, дөнья әдәбия­ты­ның урысча тәрҗемәләрен укый. Чөнки бездә балалар әдәбияты бик түбән дәрәҗәдә. Замана баласы нәрсә тели – без аны бик белеп тә бетермибез. Мин, сабыйлар өчен берничә китап чыгарсам да, үземне балалар язучысы дип санамыйм. Ләкин бу проблема мине бик нык борчый. Чөнки милли куәс балачакта, мәк­тәптә салына. Мәктәптәге татар төркемнәре, татар сыйныфлары исә күбесенчә күз буяудан тора. Мин моны үз балаларымнан чыгып әйтәм. Ярый, мин – үз телебез ди­гәндә бик кырыс кеше. Безнең балалар татар төр­кеменә йөрде, аннан татар сыйныфына китте. Анда алар үзара урысча сөйләшә. Чөнки күпчелекне этник татар балалары тәшкил итә. Үзен татар дип санаган, ләкин татарча белмәгән кешеләрне этник татар дип атыйм. Чөнки ул татар саналса да, аның әти-әнисе генә түгел, хәзер әби-бабасы да татарча белмәскә мөмкин. Укытучы исә җиңел юл сайлый. Күпчелек татарча аңла­мый икән, ул урысчага күчә. Югыйсә баланың аңы һәр телне бик тиз эләктереп ала. Мохит тудырылганда, алар теләсә нинди телне өйрәнергә мөмкин. Элек дворяннар балаларына шул рәвешле күп телләр өйрәткән. Бер көн бер тел­дә, икенчесендә бүтән телдә сөй­ләшкәннәр.

Телне үзләштерүдә гомум культура җитмәү мәсьәләсе дә бар. Өйдә татарча гына сөйләшсә, урысчага күчкәч, акценты була, дип бәйләнәләр иде элек укытучылар. Хәзер дә андыйлар бар. Тик нигә акценттан оялырга? Монда тагын бер әйбер бар, ул да булса –урыс халкының татар теленә мөнә­сәбәте. Гомер буе Казанда яшәп, татарның бер язучысын да белмә­гән, әдә­бияты, сәнгате, мәдәнияте белән кызыксынмаучылар бар. Үзебезнең татарга кил­гәндә, урыс­ның тарихын да, телен дә, мәдә­ниятен дә белергә кирәк, сүз дә юк. Ләкин тәрбия шуңа гына юнәл­тел­гән икән, ул фәкать урыс мәдәнияте вәкиленә әверелә, ата-бабасы мәдәниятен бер субкультура дип кенә саный башлый. Андыйларны түрәләр арасында күреп торабыз. Урыс интеллигенциясе белән аралашканда да күбесенең безнең мәдәниятне шулай түбән кимәлдә санаулары  сизелә. Кызганыч, Чехов, Толстой, Горький кебек бүтән милләт­ләрне хөрмәт итүче, алар­ның язмышлары, мә­дә­ният­ләре белән кызыксынып яшәү­че, кирәк чакта яман сүздән саклаучы зыялылар хәзер юк диярлек.

– Мондый шартларда әдә­биятны ничек сакларга соң алайса?

– Телне, мәктәпне сакламыйча, әдәбият турында уйлап булмый. Аны җитәкчеләр дә аңлый. Минтимер Шәймиевнең полилингваль мәктәп булдыруга керешүе дә шул максаттан. Татар балалары өчен элитар мәктәпләр кирәклеге турында мин туксанынчы еллардан бирле язам. Талантлы татар балаларын чит төбәкләрдән дә җыеп укыту мөмкинлеге булган, заман технологияләре кулланылган, конкурс нигезендә кабул ителә торган кампуслы мәктәп. Бу мәсьәләне күп мәртәбә мәгариф министрлары алдында да күтәргәнем булды. Шушы хыялның тормышка ашачагын күрү күңелдә канәгатьләнү хисе уята. Иң сөендергәне – ул бер генә мәктәп булмаячак. Минтимер агага озын гомер телик, ул бер башлаган эшен ташлый торган кеше түгел. Мәктәпне салгач, иң беренче хәл ителә торган мәсьәлә бар. Ул да булса, милли җанлы, көн­дәшлекне күтәрә ала торган, югары сыйфатлы укытучыларны туплау. Юкса күп очракта белгеч­нең исеме генә татар булып чыга. Мин Минтимер ага башлаган эшнең тор­мышка ашуына ышанам. Ки­ләчәгебезгә оптимистларча кара­масаң, әдәбият белән шө­гыль­ләнүнең дә, милләт дип сөйләнүнең дә бернинди мәгъ­нәсе юк. Илле-алтмыш кеше… Танышлар җыелы­шына әйләнде ул митинг­лар.

– Бөтен өмет – балалар әдә­биятындамы?

– Адәм баласы, өлкәнәя барган саен, үткәннәрне искә алып сөй­ләргә ярата. Элек “Яшь ленинчы” газетасы, “Ялкын” журналы редак­цияләрендә язучылар үз кеше иде. Шаулап тора иде балалар матбугаты! Газета битләрендә Хәсән Сарьян, Нурихан Фәттахлар балалардан килгән хикәя-шигырь­ләргә анализ ясап, ничек язарга кирәк икәнен өйрәтеп, үз тәҗри­бәләре белән уртаклаша иде. Без алар йогынтысында тәрбияләндек. Хәзер матбугатка язучылар кирәк­ми дә. Ләкин бит тематика тарая. Әле үз сүзен әйтә белә торган язучылар, сәнгать эшлеклеләре бар. Шуларны бергә туплап, нәрсәгәдер омтылырга кирәк.

Яшерен-батырын түгел, хәзер бит Шәүкәт Галиев әсәрләрен дә балалар бик кабул итеп бетерми. Пре­зидентка язган тәкъдимнәр арасында фэнтезиларга ихтыяҗ турындагы пунктка бәйләнделәр инде, ләкин бит балалар шуны укый. Балалар тылсымны, маҗараларны ярата! Ә бездә хәзер андый әсәрләр бөтен­ләй юк. Андый әсәрләрне яза алучылар бар юкса. Мәсәлән, Марат Кә­би­ров. Мин ышанам: грант биргәндә, ул аны башкарып чыгачак.

– Гомумән, заказга яхшы әсәр язарга мөмкинме соң?

– Син минем әле язылып бетмәгән романым турында сорарга кыенсынып торасыңдыр инде. Эш бара, “Кол Шәриф” әсәреннән бер өзек “Казан утлары”ның май санында чыгачак. Ләкин тарихи әсәр язу  ул – бик катлаулы эш. Мә­хә­ббәт романнарын тиз язып буладыр, бәлки, киң полотнолы эпик әсәр­ләр еллар буе языла. Казан ханлыгы тарихына кереп китәсең икән, син Кырым ханлыгы, Нугай Урдасы, Әстерхан, Себер ханлыклары, Төркестан, Төркия, Россия тарихы – барысын да белергә, өйрәнергә тиешсең. Кол Шәриф турында минем “Соңгы татар” дигән пьесам да бар. Хөкүмәт биргән акча әрәм булды, дип кайберәүләр юкка “борчыла”. Аллаһы Тәгалә гомер бирсә, әлеге әсәрне мин язып тәмамлар­мын, иншалла!

Әдәбият элек-электән заказга корылган. Ихтыяҗ булмаса, әдә­бият та юкка чыга. Элек ханнар заказ биргән, хәзер дә андый очраклар бар, тик заказчылар гына вагайды. Борынгы әсәрләрне алсак, сүз башында Аллаһы Тәгаләгә мәд­хия укыйлар, пәйгамбәрләрне тел­гә алалар да, ханның исемен атыйлар. Димәк, ханның үтенече буенча язганнар, шуның өчен матди ярдәм алганнар. Заказны теләсә кемгә бир­миләр, яза аласына ышаныч бул­ган кешеләргә генә тапшыралар.

– Язучының хәле авыр, заказларга бәйле икән, бәлки, аны һөнәрләр исемлегенә кертү турында сорарга кирәк булгандыр?

– Язучының хәле халкыбызныкы кебек. Ә һөнәрләр исемлегенә килгәндә, бу Татарстан хәл итә торган мәсьәлә түгел. Аны Дәүләт Думасында да күп тапкыр күтәреп карадылар, нәтиҗәсе булмады. Аннан килеп, бездә профессиональ язучылар бик аз бит.

– 300дән артык язучы исәптә тора…

– Болар – иҗтимагый оешмада исәптә торучылар. Берлек әгъза­лары. Ә язучы хезмәте белән туенучы һәм яши алучылар бик аз. Барысы да  диярлек редак­ция­ләрдә, уни­­верситетларда һәм башка өл­кәләрдә эшли. Әгъзаларның кү­бесе пенсиядә. Әдәби әсәр кере­менә бик сирәкләр генә яши ала. Бу бөтен дөньяда шулай.

– Берлекне ничек җан­ландырып җибәрергә?

– Мин аны сүлпән эшли дип әйтә алмыйм. Язучыларны даими рәвештә мәктәпләргә, төрле оешмаларга чакырып торалар. Язучылар берлеге аша. Берлек язучы белән әдәбият сөючеләр арасында арадашчы ролен үти. Әдәби ки­чәләр даими үткәрелә, вафат булган язучыларны җирләүдә дә берлек катнаша. Юбилейлар булып тора… Мин бу хакта җентекләп сөйли алмыйм. Идарәдә түгел. Шуңа күрә: “Ашаган белми, тураган белә”, – дип, сүземне төгәллим.

– Сүз дә юк, өлкән буын белән эшли, ә менә яшьләр берлектән нигә читтә?

– Яшьләр бик үзгә алар. Мин туксанынчы еллардан соң, мөс­тә­кыйль, үз фикерен әйтә торган кыю кешеләр үсеп чыгар дип уйлаган идем. Күзәтүләрдән күренгәнчә, алар безнең буыннан да кыюсызрак. Меркантиль дип әйтимме соң… Шулай тоела миңа… Алар иң башта матди якны кайгырта сыман, үзенә файдасы буламы, юкмы икәнен ачык­лый. Заманы шундыйдыр инде. Без исә – бүтән тәрбия кешеләре. Тү­ләү­сез дә эшлибез. Чакыралар икән, барасың, шулай кирәк дип кабул итәсең, милли мә­дәният эшен­дә нәни генә ярдәмем булыр дип уйлыйсың. Яшьләрне исә очрашуларга йөртү кыен. Бәл­ки, алар да кайдадыр үзара сөйләшеп утыралардыр, мин белмим. Үзара бәлки алар да өлкән­нәрне тәнкыйть­лидер. Ул һәр чорда шулай булган һәм булачак. Шуңа күрә мин үземне бик хаклы дип тә санамыйм. Рүзәл, Йолдызлар алар әле чын күңелдән милләт дип янып йөри. Шигырь­ләрен укыйсың – без­нең хәзер бөек­леккә дәгъва итүче шагыйрь­ләр дә аларның яшендә шундый кимәлдә, андый сурәтле итеп язмаган.

– Яшьләрнең үз артыннан ияртү сәләтенә килсәк…

– Халыктан читләшү бар анысы. Ул иҗатта да чагыла. Халык метафоралар белән язылган әсәрләрне бик укымый. Ул аны аңламый. Шигырьдә бераз һава кирәк. Твардовский: “Шигырь 21 очколы карта уены кебек, унсигез, унтугызынчысында син уңасың әле, ә инде нәфесләнеп китеп, яңа картага үрелсәң, оттырасың”, – дигән. Ши­гырьдә чама белергә кирәк.
Борчыган тагын бер мәсьәлә бар. Бездә хәзер бәйге өстенә бәй­ге. Мин ничәсендә жюри әгъзасы да булдым, жюри рәисе дә. “Илһам”, “Иделем акчарлагы” һәм башкалар. Анда меңләгән язмалар килә. Ләкин карыйсың: аны укучы үзе язмаган, 98 проценты – укытучысы эше. Шул эшләр бәйгедән бәйгегә йөри. Чөнки укытучыга сертификат бирәләр. Моның белән балада әдәбиятка мәхәббәт уятып булмый бит. Ул үзе язарга тиеш. Талантлар да меңәрләгән кеше була алмый, алар бөтен республикага җиде-сигез булырга һәм шуларның бер­ничәсе генә әдә­биятка килергә мөмкин. Димәк, бәйгеләрдә баланы ялганга өйрәтү бара. Әдәбиятка мәхәббәт уяту өчен әдәби түгә­рәк­ләр оештырырга, китап укучылар конференция­ләрен даими үт­кә­рергә кирәк. Тик бит укы­тучы­лар­ның моңа вакыты юк, алар бюрократик аппарат өчен исәп-хисап язу белән шө­гыльләнә. Өйләрендә – бетмәс-төкәнмәс эш… Минемчә, һәр өл­кәнең фанаты булырга тиеш. Шундый җанатарлар булмаганда, мил­ләт алга китә алмый. Анысы да булыр иде, иң аянычы – без елдан-ел демократик кыйм­мәтләрне югалта барабыз.
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Ватаным Татарстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*