enrutat
Баш бит / Милләт җанлы Рафаэль Галимҗан улы
Милләт җанлы Рафаэль Галимҗан улы

Милләт җанлы Рафаэль Галимҗан улы

Төмән мәгарифне үстерү институтының доценты, педагогия фәннәре кандидаты, “Россия мәгариф отличнигы” Рафаэль Галимҗан улы Гадиев – өлкәбездә билгеле шәхес. Соңгы вакытта кайсы гына чарага барсаң да, иң беренче рәтләрдә игътибар белән карап, тыңлап утырган, яки актив катнашкан, оештыручыларның берсе булган Рафаэль абыйны очратасың. Бу чаралар туган телгә, милләткә, мәгарифкә, дингә дә һәм башка темаларга багышланган булырга мөмкин. Әле генә ул Нефтеюганск шәһәрендә музыка укытучылары һәм балалар бакчаларында музыка җитәкчеләре өчен оештырылган курсларда катнашып кайтты.

Аларга сыбызгыда уйнау серләре буенча осталык дәресе күрсәтте, музыка дәресләрен яңа стандарт таләпләрендә укыту турында сөйләде. Соңгы вакытларда өлкә диния нәзарәте җитәкчесе ярдәмчесе, “Ярымай” (Хиляль) Төмән өлкәсе мөселман яшьләре ассоциациясе рәисе Динар хәзрәт Нәфыйков белән мәктәп балаларына тыныч ислам турында сөйлиләр. 3 ел инде Р.Гадиев өлкә мөселман дини идарәсе оештырган гарәп телен өйрәнү курсларына йөри, намаз укырга өйрәнгән, быел Хаҗ сәфәренә барырга әзерләнә. Әле аңа тырыш татар балаларын Казанга милли лагерьларга да алып барып кайтасы бар. Уку елы дәвамында килешү тәртибендә ТОГИРРО үткәргән укытучыларның белемен күтәрү курсларында лекцияләр укый, практик дәресләр үткәрә, Татарстанның өлкәбез белән бәйле мәктәпләре арасында тыгыз эш алып бара.

“Өлкәнең иң яхшы татар теле укытучысы” конкурсы, 4 нче класслар өчен туган тел олимпиадасы, сабантуйларда, өлкә фольклор фестивальләрендә алыштыргысыз жюри әгъзасы да ул. 2014 елда өлкәбезгә “Этно­мә­дәни компонентлы мәктәп – милли килешүчәнлек мәк­тәбе” дигән фәнни-гамәли кон­ференциягә чакырылган филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин да соңыннан: “Рафаэль Галимҗан улы Гадиевны әлеге конференциянең үзәгендә торган шәхес дип әйтә алабыз. Ул аны әзерләүче, оештыручы һәм үткәрүгә төп җаваплы кеше булды. Югары әзерлекле, эшлекле, зыялы шәхес буларак, аңа һәркем ихтирам белән карый.

Ул татар халкының музыка уен коралларыннан булган курайда уйнарга өйрәтүгә багышланган дәрес уздырды. Аның методикасының камиллегенә, үз эшенең остасы булуына таң каласың. Моңа кадәр кулына курай тотып та карамаган кешеләрне дә бер дәрес дәвамында (монда алар 40 минут икән) әлеге инструментта уйнарга өйрәтә алу үзе бер нәтиҗәлелек күрсәткече. Ә ул моны чыннан да эшләде”, — дип язып чыга “Ватаным Татарстан” газетасында.

Әлеге кабатланмас, профессор Хәнисә Алишина язганча, дусларны бәяли белгән, тәртипле, ачык күңелле, гадел, игелекле шәхескә 26 майда 65 яшь тула.
“Рафаэль Гадиев Төмән районының Шыкча авылында туып үсә, урта белемне Ямбай мәктәбендә ала, Төмән музыка училищесын тәмамлап, Сладково район үзәгендә музыка мәктәбендә, фортепиано серләрен, сольфеджио фәнен укыта. Хор белән җитәкчелек итә. Музыкаль сәләт аңа тумыштан бирелгән, гаиләдә дә гел татар музыкасы, җыр яңгыраган.

Аның әти-әниләре Татарстанның Лениногорски районы, Урмышлы авылыннан Себергә киләләр, шушында төпләнгәннәр. Әтисе Галимҗан бик әйбәт җырлаган, скрипкада уйнаган, милли рухта тәрбия итү өчен гаиләдә балаларының ана телендә сөйләшүләрен таләп иткән. Үзе техника белән эш итсә дә, аның да күңеле сәнгатькә тартылган”, — дип яза күренекле мәгариф эшлеклесе, журналист Бибинур Сабирова “Ак калфак” журналындагы “Мәгърифәтче” (2004 ел) язмасында.

1981 елда Рафаэль Галимҗан улы Төмәнгә күчеп килә. 6 нчы балалар музыка, 10 нчы һәм 61 нче мәктәпләрдә укыта башлый. Тырыш, үз эшен яхшы башкарган педагогны тиз арада күреп тә алалар – укытучылар белемен күтәрү институтына эшкә чакыралар. Монда инде Чиләбе дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты дипломы янына фәнни югарылыктагы таныклык таләп ителә. Р.Гадиев Мәскәү шәһәрендә аспирантураны тәмамлап, фәннәр кандидаты исемен дә ала. Бүгенге көндә аның авторлыгында төрле дәрәҗәдәге 150ләп методик әсбаплар, программалар, фәнни мәкаләләр бар. Ул бигрәк тә татар халык сәнгатен, татар бизәкләрен яратып өйрәнә һәм укучыларга да сеңдерергә тырыша.

Этномәдәни мәктәпләрдә тәҗрибә-эксперименталь мәйданчыклар белән уңышлы җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы белән Төмәндә музыка буенча педагоглар өчен фәнни-практик конференцияләр үткәрелә башлый.

ТОГИРРОда хезмәт иткән елларында, төп бурычы булмаса да, милли юнәлешле мәктәпләргә күп игътибар бирә. “Мәдәниятләр диалогы: туган телне саклау һәм үстерү” төбәкара фәнни-практик конференциясен 2005 елдан бирле оештырып килә.
Бу еллар турында Бибинур Сабирова болай дип яза: “Институтта аңа милли мәктәпләр проблемалары өстендә эш йөкләтелмәгән булса да, Рафаэль анда күп еллар буе татар мәктәпләре белән йөрәге, намусы кушуы буенча нәтиҗәле эш алып барды. Ул татар мәктәпләренә милли музыканы, милли җырларыбызны кайтару өчен нәрсәләр генә эшләмәде.

Музыка укытучылары белән аерым да, семинарларда да очрашып, аларны мәктәпләрдә татар музыкасын, татар җырын иркен яңгырату, балаларны милли сәнгать чаралары белән тәрбия итү идеяләре белән мавыктырып, аларга практик ярдәм күрсәтеп, уку әсбаплары белән уртаклашып торды. Мәгариф департаментында ике ел гына эшләү вакытында ул күп кенә эшләр башкарып өлгерде: Татарстан мәгариф министрлыгы белән тыгыз элемтәдә татар мәктәпләре эшенең сыйфатын күтәрү буенча бик күп чаралар, Төмән өлкәсендә Татар мәгърифәте көннәрен үткәрде, татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре, уку әсбаплары алдырып сата торган кибет бүлеге ачтырды, өлкәдәге татар мәктәпләренең чын хәлен, аларның санын ачыклады, татар мәктәпләрендә туган телгә күбрәк сәгать бирә торган уку планын гамәлгә кертү, татар балалар саны 50 процент һәм аннан артык булган катнаш мәктәпләрдә туган телне укытуны кертү өчен әзерлек алып барды.

Татар мәктәпләре белән үткәрелә торган традицион чараларның сыйфатын күтәрү юнәлешендә дә ул сизелерлек нәтиҗәләр күрсәтте”. Әлеге тырышлыклары өчен Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы аны “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләде.

Үткән ел ул әтисенең туган якларына да кайтып килде. Татарстан Республикасы Лениногорски районында эшләүче музыка укытучылары өчен “Татар мәктәпләрендә музыка дәресләрендә яңа технологияләр кулланып укыту” дигән семинар дә үткәргән. Урмышлы гомуми белем бирү мәктәбендә аның белән зур очрашу оештырганнар.
Менә шундый актив, өлгер, үз эшен яратучы, аңа җаваплы караучы шәхеснең татар халкының бай мәдәниятен, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклау өчен тырышуы, Казаныбыз белән һәрвакыт элемтәдә торуы, милләтебез тормышындагы яңалыклар белән даими танышып баруы – зур мактауга һәм хөрмәткә лаек! Алга куйган планнары тормышка ашарлык дәрт-дәрман, сәламәтлек бирсен аңа Аллаһы Тәгалә!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*