tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт җаны – йола бәйрәмнәрдә
Милләт җаны – йола бәйрәмнәрдә

Милләт җаны – йола бәйрәмнәрдә

Мул тормышта яшибез, тик күңелгә нидер җитми. Рухи яктан баймы, бердәмме без?.. Әби-бабаларыбыз бердәм булып, хәзинәдә барын бүлешеп яшәгән, зур эшләрне өмә итеп башкарган, йола-гадәтләрне үтәгән, бәйрәм иткән. Өстенә кияргә киеме, авыз тутырып ашарына булмаса да, күңеле көр, кәефе күтәренке булган. Матди байлыктан рухи байлык өстен булган.

зай5Чыннан да, элекке йола-гадәтләр, бәйрәмнәр рухи байлык өстәрлек тә. Мәдәният идарәсе аларны барлап, халыкка кайтаруны өстенлекле юнәлеш итә. Күптән түгел  әлеге җәһәттән оештырылган күчмә семинар шуларга багышланды. Аның эшендә мәртәбәле кунаклар – республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов, “Түгәрәк уен” журналы хезмәткәрләре катнашты.

Түбән Биштә – кап  сугу, Куш-Елгада – авыл һөнәрчелеге, Бигештә Җыен базары күренешләре кунакларда зур кызыксыну уятты.

Кап сугу  – табышлы һөнәр

Түбән Биштә элек-электән палас, келәм сукканнар, итек басканнар, бау ишкәннәр. Биредә һәр пәнҗешәмбедә базар эшләгән, аңа күрше-тирә авыллардан да килгәннәр. Түбәнбишлеләр әлеге базарны  сәхнәдә оста итеп күрсәтә алды. Алар нәрсә генә сатмый: йомырка, бәрәңге, суган, көнбагыш дисеңме… Әлеге күренешкә “Бишкәй” керәшен ансамбле чыгышы ниндидер мәгънә, үзенчәлек өстәде. Мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, авыл апа-агайлары сәхнәдә гәүдәләндергән әлеге күренеш кунакларда җылы хисләр калдырды. Түбән Биштә кап сугу үзгә һөнәр булган, бүгенге көнгә кадәр кап сугу станогы да сакланган. Аны кап сугучылар сәхнәләштереп күрсәтте.

зайоф1-Май аенда юкә агачының каерысын алып, аны ай ярым суда тотып, мунчаладан кап суга идек, – ди Әсхәдулла ага Фәйзуллин.

Пусташитта махсус мунчала буасы булган, юкәлек (мунчала) әзер булгач, аларны ат белән тарттырып чыгарганнар. Мунчаланы станокларда кило ярымлы кап итеп сугып, төргәкләп куйганнар.

-Мәктәпкә киткәнче -15, кайткач тагын шуның кадәр кап суга идек. Күршеләр күрмәсен дип, төнлә тәрәзәләрне каплап та эшли идек, – ди сөйләп китте Сәрия апа Нәгыймуллина.

Аларның кап сугуына күз дә иярми, элекке һөнәр онытыламыни ул, ди алар, көлешеп. Элек каплар байлар заказы белән эшләнгән (аның берсе 25 тиен булган, заманасы өчен ярыйсы акча), алар ташкүмер тутыру, буа буу өчен кирәк булган.

Һөнәр һөнәрне арттыра

Кушъелгалылар ул көнне мәдәният йорты фойесын тутырып авыл һөнәрчелеген сәхнәләштереп күрсәтте. Ул кич утыру күренеше белән башланды. Ак яулыклы әбиләрнең берсе җеп эрли, икенчесе бәйли, беришләре чигә, тегә. Аларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәдән күзләр камаша. Әбиләр яшь чакларында кич утыруларын кызык итеп искә ала, һөнәр һөнәрне арттыра ул, ди алар, беравыздан.

Элек авылда гадәттә бер генә хуҗалыкта сөт аерту өчен сепаратор булган, калганнар бу йортка иртән үк килеп, чират алып, сөт аерткан, нәкъ менә биредә апалар аралашкан, яңалыклар алышкан. Кушъелгалылар ипи пешерүне дә барлык хасиятен үтәп, җанлы итеп  күрсәтә алды. Авылның палас сугу остасы (станогы бүген дә исән) Гасимә әби Мофаздалова, паласларым Франция, Финляндиядә дә бар, ди. Гасимә апа мәдәният йортында  хәзер “Серле йомгак” түгәрәге алып бара, ди мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина. Аның эшләре күзләрне камаштыра. Буе белән сузылган паласлар йортка илаһилык өсти.

Мөнәвир ага Имамиев исә кунаклар белән чана ясау серләрен уртаклашты. Алар нинди генә үлчәмдә ясалмаганнар?! Чаба табанын юкә агачыннан ясау мәслихәт, ди ага.

зай офк3Кушъелгалылар бу көнне кунакларга «Кыз ярәшү» йоласы һәм “Нигез” бәйрәмен дә оста итеп күрсәтә алдылар.  “Нигез” бәйрәменең үткәне якташ язучы Ялчыголның Баһаутдин тармагы белән бәйле. Баһаутдин улы «Фәхретдиннең» нигезе – бүгенге мәдәният йорты урнашкан урын. Әйтерсең, тарих бер гасыр артка чигенде. Әнә Фәхретдин (Мөнир ага Талипов) үз нигезендә шәкертләренә дин сабаклары бирә. Шәкертләре аның бүгенге ак әбиләр – Шәмсенур белән Фәүзия Мөхәммәтшиналар, Әкълимә Юнысова, Кафия Низаметдинова, Нурдидә Ибраһимова, Әсфия Шәмсетдинова, Әсфия Сагындыкова, Нәкыя Гарәфетдиновалар.

Кемдер алдый, Кемдер алдана

Бигешлеләр Җыен базары белән районда гына түгел, аннан читтә дә танылып килә. Зәйдә җыеннар уза торган була, 70нче елларда гына Сабантуй төшенчәсе керә. Мәсәлән, Бигеш якларында  һәр авылда мәйданнар узып, ул атна ахырында Бигештә җыен буларак узган. Җыен алды кичендә Бигештә гадәттә  Җыен базары шаулап-гөрләп узган. Анда кәрәкәслеләр – чуман, көянтә, җеп эшләнмәләре, пәнәчелеләр – алма, Бүре-Сарай һәм Тәкмәк халкы – суган, кыяр, Карман белән Югары Лоҗы – чабата, кисмәк, бигешлелеләр мал белән сату иткәннәр. Җыен базары – бүгенге көн базарының чагылышы.

-Бигештә Җыен базары 1965 елга кадәр яшәде. Армиядән кайткач, мин аннан бәрәнле сарык алып, мал тергездем, – ди мәгариф ветераны, үзе дә әлеге Җыен базарын җанландырып күрсәтүдә катнашкан Рәүф  ага Насыйбуллин.

Чыннан да, бигешлеләр Җыен базарын нәкъ базар-ярминкә ясап, оста итеп ача алды. Әлеге базарда ике кешенең чалбар, саулык бәрән дип тәкә алган очраклары да кызык итеп күрсәтелде.

Пәнәчелеләр килә, болай булгач, базар шәп була инде, дип сөрән салуга, Пәнәче яшьләре базарга керәшен җыруларын суза-суза килеп тә керде.  Рус, татар, керәшен халкы әнә шулай дус-тату булып, һөнәрчелек серләрен бүлешеп, мәдәният алышып яшәгән. Аннан китте җыр-бию, мәзәк хәлләр…

Бер сулышта узган Җыен базары күренеше кунакларның көчле алкышларына күмелде. Бар да бүгенге көнгә килеп ирешкән чынбарлык бит. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дигән хакыйкатьтә никадәр хак-лык!

Милләт җаны йола-гадәтләрдә. Барлыйк, халыкка кире кайтарыйк аларны.

Рәзимә Кашапова, «Зәй офыклары».
Автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*