tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милләтебез хәзинәләре» быел спорт академиясендә узачак
«Милләтебез хәзинәләре» быел спорт академиясендә узачак

«Милләтебез хәзинәләре» быел спорт академиясендә узачак

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы, «Идел» яшьләр үзәге «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын оештыра. Смена Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе базасында үтәчәк.

7-15 август көннәрендә узачак «Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Быелгы беренче профильле сменада Россиянең 13 төбәгеннән 100дән артык баланың ял итүе көтелә.

«Милләтебез хәзинәләре» программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле. 9 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытыла. Музыка, актерлык осталыгы, кул эшләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә. Моннан тыш татарча бердәм диктант язу, башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештырыла. Шулай ук Казанның 1000-еллык музеена һәм шәһәрнең театр һәм кинотеатрларына сәяхәт кылу да каралган.

Смена дәвамында үткәрелгән «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек бәйгеләрдә балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра. Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез якыннан халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша.

Әлеге проект регионнарда яшәүче татарлар арасында бик популяр. Инде бер ничә ел рәттән Новосибирск һәм Төмән шәһәрләрендә җирле сменалар да үтә башлады.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*