tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Татар доньясы манзарасы / Милләтебез Мәүлид бәйрәмен зурлап уздырды
Милләтебез Мәүлид бәйрәмен зурлап уздырды

Милләтебез Мәүлид бәйрәмен зурлап уздырды

Гыйнвар аенда мөселманнар Мөхәммәт с.г.в. нең туган көненә багышлап Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр. Дини оешмалар белән беррәттән Мәүлид бәйрәмен хәзер Русия төбәкләрендәге, чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары, мәдәни үзәкләре дә билгеләп үтә. Бу көнне туганнар, дуслар, авылдашлар, милләттәшләр, өммәттәшләр белән җыелып вәгазьләр тыңлап, догалар укып, салаватлар әйтеп, теләкләр теләнде.

Мәүлид бәйрәмен Татарстан, Чувашстан, Мордовия республикаларында, Сарытау, Рязань, Төмән, Самара, Ульян, Түбән Новгород өлкәләрендә, Мәскәү шәһәрендә зурлап уздырдылар.

Татарстан

3 гыйнвар көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Болгарда икенче мәртәбә зурлап Мәүлид бәйрәме оештырылды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) туган көне уңаеннан “Ак мәчет”тә үткәрелгән дини чарага Россиянең төрле төбәкләре дин әһелләре, рәсми вәкилләр, мәртәбәле кунаклар җыелды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев,   Россиянең баш мөфтие, шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Мәскәү һәм Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов һәм башкалар катнашты.  Төмән, Самара, Ульян, Пеньза, Волгоград, Пермь, Түбән Новгород, Дагыстан, Ямал-Ненецкий автоном округы, Ханта- Мансийский автоном округы – барлыгы 20гә якын төбәктән мөфтиләр килгән иде.

Самара өлкәсе

Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге авыл мәдәният йортында Мәүлид-ән Нәби  бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә район администрациясе башлыгының урынбасары Минсәгыйт Шәйхетдинов, өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, “Туган тел” татар автономиясе рәисе Рифкать Хүҗин, Гали авылы мәдрәсәсе ректоры Наиль Курмаев,  Самараның Тарихи мәчете имамы, коръән-хафиз Наил Биктаев, районның һәр авылыннан кунаклар килгән иде.

Самара2

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Мәүлид бәйрәмен районның Яңа Усман, Балыклы, Камышлы авылларында да бик зурлап үткәрделәр. Ераклардан килгән кунаклардан, дин әһелләреннән тыш район администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның һәм Талип хәзрәт Яруллинның да бу бәйрәмнәрдә катнашуы бик күркәм булды.

Ульяновск

Узган елны Ульяновск өлкәсендә “Сәдака-Зәкәт ”  хәйрия Фонды оешкан иде. Кыска гына вакыт аралыгында ул шәһәр күләмендә байтак чаралар уздырды, балалар йортларына һәм хастаханәләргә ярдәм күрсәтте. Шушы көннәрдә генә алар мәүлет ае уңаеннан 100 дән артык мөселман балаларын җыйнап Мөхәммәт пәйгамбәр турында  кинофильм күрсәттеләр һәм бүләкләр өләштеләр.

Бәйрәмнең төп максаты- балаларга Ислам дине һәм Мөхәммәт пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында күбрәк мәгълүмат бирү.  Оештыручылар бәйрәмгә килүче  сабыйларга  төрледән-төрле күчтәнәчләр салынган  бүләкләрне тараттылар, ә аннан соң “Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы һәм Ислам дине тарихы” турындагы кино күрсәттеләр.

Мәскәү шәһәре

2015 елның 3–4 гыйнвар көннәрендәМәскәүдә “Мәүлид” дип исемләнгән балалар өчен кызыклы уен оештырылды. Әлеге чарада балалар пәйгамбәрләр иленә сәяхәт итте. Уен соңында аларның барысын да бүләкләр һәм тәмле–томлы ризыклар көтә иде.

Түбән Новгород өлкәсе

Түбән Новгород өлкәсе милли мәдәни мохтарият ярдәме белән “Рухлану” хәйрия фонды Уразовка авылы мәчетендә чәй мәҗлесе уздырды. Мәҗлес кысаларында балалар өчен Мәүлид бәйрәме, пәйгамбәрләр турында викторина оештырылды. Чәй мәҗлесеннән соң, гадәткә кергәнчә, Яр башы тавыннан чаналарда шуу оештырылды. Балалар белән бергә әти–әниләр, авылдашлар, кунаклар бергәләр күңел ачты.

Төрле төбәкләрдә узган Мәүлид бәйрәменнән күренешләр:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*