tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебез тагын бер югалту кичерде
Милләтебез тагын бер югалту кичерде

Милләтебез тагын бер югалту кичерде

Бу көннәрдә Удмуртия татарлары иҗтимагый үзәген 15 ел җитәкдәгән мөхтәрәм милләттәшебез Фнүн Мирзаянов вафат булды.

Башкортстанның Краснокама районы Такталачык авылында туып үскән Фнүн Мирзаяновны тормыш җилләре Удмуртиягә, Ижауга илтә. Заманалар үзгәреп, милли хәрәкәт уянган чорда ул алгы сафларда булды. 2001 елда аны татар иҗтимагый үзәгенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Гомеренең соңгы сулышына кадәр ул җиң сызганып, тырышып, “халкым өчен” дип янып-көеп эшләде.

Бу югалту Удмуртия татарлары өчен генә түгел, бөтен милләтебез өчен дә зур югалту. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*