enrutat
Баш бит / Милләтебезне данлап, татар эшмәкәрләре үсеш юлыннан атлый
Милләтебезне данлап, татар эшмәкәрләре үсеш юлыннан атлый

Милләтебезне данлап, татар эшмәкәрләре үсеш юлыннан атлый

Татарстанның икътисади үсеше, башка төбәкләр белән бу өлкәдә хезмәттәшлекнең мөһимлеге, татар эшмәкәрлеген куәтләү өчен күрелгән чаралар, татар теле һәм милләтебез язмышы хакында бүген Чаллының IT паркында сүз барды. Ел саен Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырыла торган «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы икътисади элемтәләрне барлау, ирешелгән уңышларга сөенү, эшмәкәрлектә булган проблемаларны уртага салып сөйләшү мәйданы булып тора. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да әлеге чараның әһәмиятен раслый.

Чараны Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ачып җибәрде.

— Ел саен республикабыз өчен, татарлар өчен менә мондый кирәкле очрашуларны уздырабыз. Быел без форматны бераз үзгәрттек. Узган елларда форумның пленар утырышы Казанда уза иде, быел без Чаллыны сайладык. Башта без «Камаз»га һәм КИП «Мастер»га экскурсия оештырдык. Хәзер менә биредә җыелып, төп эшебезне башлыйбыз. Быел монда 44 төбәктән, 14 чит илдән 267 эшмәкәр катнаша, — диде Васил Шәйхразиев.

Чыгышларны Әстерхан өлкәсенең транспорт-логистик хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән ВТС компанияләр төркеме генераль директоры Ринат Әюпов ачып җибәрде. Ул 1997 елда башлап җибәрелгән бизнесы, эшен җәелдерүе турында сөйләде. Бүгенге көндә аның тарафыннан төрле йөкләрне илнең теләсә кайсы почмагына җиткерергә мөмкинлек бирә торган логистик челтәр төзелгән. Ул Татарстан белән булдырылган хезмәттәшлекнең, элемтәләрнең мөһимлеген билгеләп узды. «Муса Җәлил» һәм «Тукай» дип исемләнгән кораблары булуы белән горурлануын билгеләде.

Кыргызстанның «Ак барс групп» җәмгыяте генераль директоры Тимур Гайнанов Татарстан Президентына чит илләрдә яшәүче милләттәшләргә игътибары өчен рәхмәтен белдерде. Татар халкының үсеш стратегиясен булдыру күрсәтмәсе өчен Президентка рәхмәтен белдерде. Ул әлеге документка берничә тәкъдимен дә яңгыратты. Аның сүзләренчә, татар халкы вәкилләренә кайда гына яшәмәсеннәр социаль өстенлекләр бирелергә тиеш. Шулай ук ул татар эшмәкәрлеген үстерү өчен махсус фонд булдырырга кирәк дип саный. Татар иҗтимагый оешмалары иң абруйлы берләшмәләр булырга тиешлеген дә ассызыклады ул.

Башкортстан Республикасының «Чакматаш» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ирек Бакиров та үз чыгышында шулай ук телебезне, милләтебезне саклау мәсьәләләренә тукталды. Татарстан белән Башкортстан арасында татулык-дуслык мөнәсәбәтләре саклануының әһәмиятен ассызыклады. Ике республика арасында мондый элемтәләрне булдыра алган Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен әйтте.

Нижневартовскның «Мирас» татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рафаил Мөхәммәтҗанов төбәкләрендә татарлыкны үстерүдә башкарылган эшләр турында сөйләде. Хакимият вәкилләре белән җайланган элемтәләр зур уңышларга ирешергә — чаралар үткәрергә, тел өйрәнүне оештырырга, Муса Җәлил исемендәге музей булдырырга, мәчет төзү өчен урын алырга мөмкинлек биргән.

— Нижневартовскта татарлар зур көч һәм без башка милләтләр белән дуслыкта яшибез, — дип сөйләде Рафаил әфәнде.

Гүзәл Насыйбуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*