tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебезне саклау – бик зур миссия.
Милләтебезне саклау – бик зур миссия.

Милләтебезне саклау – бик зур миссия.

Дөньяга кеше кадәр кеше тудыручы, кешелекнең

гомер җебен дәвам иттерүче зат – хатын-кызларыбыз –

Ак калфаклылар!

Әгәр дә Без Сезнең белән шушы юнәлешне сайлаганбыз икән, үзебезгә зур бурыч йөкләгәнбез. Телләрне югалтмау, өйрәнү, үстерү,  гомүмән, милләтебезне саклау – бу бик зур миссия.

Яшәешебезнең үз юнәлешебез буенча төп сюжет сызыгы – милләтебезне саклау булса, ярдәмче сюжет сызыклары бер  заманда да үзгәрмәскә-югалмаска. Үз кыйблабыз –тиешле кыйммәтләребез: кешелеклелек, әхлакый кануннарны, милли йолаларны югалтмау.

Болар барысы да Сезнең һәм Безнең үз максатыбыз, бурычларыбыз.

“Бер юанам, бер шатлыкта йөзәм

Миндәйләр күп дөнья йөзендә!” – дип җырларлык эшләр кылыйк.

Яңа 2016нчы елны матур, күтәренке кәеф, изге гамәлләр белән башлап җибәрик!

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*