tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге hәм гаилә тотрыклыгы хатын-кызлар кулында
Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге hәм гаилә тотрыклыгы хатын-кызлар кулында

Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге hәм гаилә тотрыклыгы хатын-кызлар кулында

Моннан нәкъ ике ел элек Ульяновскида татар хатын-кызларының беренче өлкә форумы үткәрелгән иде. Ә быел ул үзенең даирәсен шактый киңәйтеп, төбәкара форум дәрәҗәсендә узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе hәм «Ак калфак» җәмгыяте тырышлыгы белән оештырылган әлеге чарада авыл районнарыннан hәм күрше Татарстаннан, Самара, Санкт-Петербург шәhәрләреннән килгән ике йөздән артык гүзәл затыбыз катнашты.

Мәртәбәле форум Татар мәдәнияте үзәгенең иҗат коллективы тарафыннан әзерләнгән «Сембер сөлгесе hәм чигелешле кулъяулыклар» дип аталган кул эшләре күргәзмәсен ачу hәм шагыйрь, мәгърифәтче Кол Гали hәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы белән башланып китте.

Форумны өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде. Ул иң әүвәл фидакарь хезмәтләре белән халык ихтирамын казанган, милләтебез горурлыгы булган ханымнар белән таныштырып үтте. Менә алар: Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины Фәhимә Сәйфуллина, медицина фәннәре докторы Халидә Денисова, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Роза Гиматдинова, Нурия Туркова, Рәйсә Шәкурова, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Алсу Садретдинова, сугыш ветераннарының Ульяновск өлкә клиник госпитале начальнигы Эльмира Кәримова, «Роспотребнадзор»ның бүлек җитәкчесе Диләрә Хәкимова, Татарстанның атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рамазанова, Татарстанның hәм Ульяновск өлкәсенең атказанган укытучылары Мөнирә Джумаева, Нәсиха Ягудина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рамилә Сафина, Венера Деникаева, Ульяновск өлкәсенең атказанган сәүдә хезмәткәре Асия Мөлекова, Татарстанның атказанган укытучылары Зөhрә Хәбибуллина hәм Әлфия Алимова. Сезнең тормыш hәм хезмәт юлыгыз күпләр өчен үрнәк булып тора, диде автономия җитәкчесе, аларны сәламләп.

Аннары форум делегатларын Ульяновск өлкә Хөкүмәте Рәисе урынбасары — мәгариф hәм фән министры Екатерина Уба сәламләде. Ул үзенең чыгышында милли мәгариф системасына кагылышлы мәсьәләләргә тукталды.

«Мәгариф өлкәсе hәрдаим үзгәрешләр кичерә. Шуңа күрә дә укытучылар hәрвакыт эзләнүдә булырга, бик тә тырышып эшләргә бурычлы. Туган илебезнең киләчәге, иртәгәсе көне — балалар, яшь буын. Ә аларның акыллы, тәрбияле булып үсүе cезнең тырышлыкка турыдан-туры бәйле»,- диде Е.Уба.

Мәгариф министры өлкә мәктәпләре укучылары арасында уздырылган бәйгедә — «Минем әни — иң ягымлысы hәм иң матуры» дип исемләнгән иншалар hәм рәсемнәр конкурсында җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырды.
Ә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның тәбрикләү сүзләрен конгрессның мәгълүмати-аналитик идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи ирештерде. Ульяновск өлкәсендә милли тормыш гөрләп тора, барлык юнәлешләр буенча да активлык күрсәтәсез, диде ул. БТК вәкиле фидакарь милләттәшләребезне — Роза Гиматдинованы, Нурия Татлыеваны hәм Нурия Туркованы конгрессның Рәхмәт хатлары белән сөендерде.

Ульяновск өлкәcе Губернаторы администрациясенең Стратегик үсеш идарәсе башлыгы Сергей Паховский исә җылы тәбрикләү сүзләрен җиткереп, татар хатын-кызларының тырышлыгына соклануын белдерде.

Самара hәм Санкт-Петербург шәhәрләренең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмалары җитәкчеләре Разия Әюпова белән Роза Гущина форум делегатларын кайнар сәламләп, үзләре тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырып үттеләр.

Ә мәркәзебез Казаннан килгән танылган ислам белгече Рамил хәзрәт Юнысов яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү темасына тукталды.

«Ислам диненә килү, беренче чиратта, әдәп hәм әхлакны торгызу ул. Мөселман хатын-кызларына укырга, гыйлем эстәргә кирәкми, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мин бу фикер белән hич кенә дә килешмим. Чөнки хатын-кыз ул — гаиләнең тоткасы, терәге hәм таянычы. «Әниләр, үзегезнең балаларыгызга аз гына булса да дини тәрбия, дөньяви белем бирегез. Аларга ипи-чәйлек булса да hөнәр өйрәтергә тырышыгыз»,- дигән, әнә, күренекле якташыгыз Закир Кадыйри. Шушы сүзләргә таянып, дәвамнарыбызны югары әхлаклы кешеләр итеп тәрбияләргә язсын»,- диде Рамил хәзрәт.

Ульяновск өлкәсенең Милли мәдәниятләрне яңарту hәм үстерү үзәге мөдире Нурия Туркова исә татар-мөселман хатын-кызларының безнең милләткә хас булмаган рәвештә киенүләре турында борчылып сөйләде.

«Ничек тә булса, уртак тырышлык белән, гүзәл затларыбызны матур, зәвыклы итеп киендерәсе иде. Ул кендек күрсәтеп, кыска итәк кию дә, гарәп илләреннән кергән кап-кара хиҗапка төренеп йөрү дә түгел, ә әби-әниләребез үрнәгендә заманага яраклаштырып тегелгән күлмәкләр булсын иде»,- диде Нурия Минзаhит кызы.

Ә Димитровград шәhәренең 22 нче санлы татар мәктәбе директоры Мөнирә Джумаева төбәгебездәге бердәнбер милли мәгариф учагының эшчәнлеге hәм ун ел эчендә ирешкән уңышлары хакында тәфсилләп сөйләде.

Иске Кулаткы районы татар автономиясе рәисе Венера Деникаева белән Новоульяновск шәhәре татар мохтарияте җитәкчесе Кәримә Алиуллинаның чыгышлары да күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Алар халкыбызга милли, рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә искиткеч бай эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Ульяновск бүлекчәсе рәисе Әлфия Санатуллина исә татар-мөселман гаиләләре белән эшләү тәҗрибәсе турында бәян итте.

Татарстан башкаласыннан килгән тагын бер мөхтәрәм кунак — тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Тәэминә Биктимерованың чыгышы горур вә сабыр, түземле, гыйлемле татар хатын-кызларының гыйбрәтле язмышын тасвирлауга багышланды.
«1917 елның 15 апрелендә Казанда татар хатын-кызларының беренче җыены булып узган. Әлеге җыенда гүзәл затларыбыз үзләренең хокукларын яклап чыгып, җәмгыять тормышындагы урыннарын билгеләгәннәр. Анда катнашучылар арасында сезнең якташларыгыз — Бәдриҗиhан Акчурина, Нәфисә Сәйфуллина белән Ләмига Иманкулованың булуы турында да төгәл мәгълүм. Аларның hәркайсы милләтебез, туган телебез hәм ислам дине үсешенә бәhасез өлеш керткән», — диде Тәэминә ханым.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың чыгышы да гыйбрәтле яңгырады. Ул милләтебезне аеруча борчыган проблемаларга — яңа туган балага мәгънәле исем кушу, сабыйны дөрес итеп тәрбияләү, катнаш никахлар, авылларда күбәеп киткән буйдак егетләр, яучылык темасына тукталды. Әлеге кискен мәсьәләләрне уңай хәл итү максатында халык педагогикасына таянып эшләргә вакыт җитте, дип белдерде Кадрия Рәис кызы.

Ә Ульяновск өлкәсенең «Ак калфак» җәмгыятенә нигез салучы, аны тугыз ел дәвамында тулыканлы тормыш белән яшәтеп, армый-талмый җитәкләп килгән фидакарь милләттәшебез — Асия хаҗия Мөлекова оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырып узды. Өлкә автономиясе рәисе Рамис Сафин аңа милләтебезгә тугрылыклы хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен әйтте hәм истәлекле бүләкләр тапшырды. «Ак калфак»ның яңа җитәкчесе дә сайланды. Әлеге җаваплы вазыйфа Новоульяновск шәhәренең татар автономиясе рәисе Кәримә Алиуллинага йөкләнелде. Ә Асия Галәветдин кызын «Ак калфак»ның почетлы рәисе итеп сайладылар. Ул мөселман хатын-кызларының «Мөслимә» дип исемләнгән оешмасын да әйдәп барачак.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, форумда катнашучылар Ульяновск өлкәсенең татар хатын-кызларына мөрәҗәгать кабул иттеләр. Аннары милли хәрәкәттә актив катнашып, телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга hәм үстерүгә зур өлеш керткән ханымнарга төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татар хатын-кызларының II нче төбәкара форумы Мәдәният үзәгенең иҗат коллективы тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле концерт программасы белән төгәлләнде.

Рузия Хәлимова, «Өмет»,  Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*