tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге һәм гаилә тотрыклыгы хатын-кызлар кулында
Милләтебезнең  бүгенгесе, киләчәге һәм гаилә тотрыклыгы хатын-кызлар кулында

Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге һәм гаилә тотрыклыгы хатын-кызлар кулында

Ульяновск шәһәрендә узган татар хатын-кызлары форумында катнашучылар кабул иткән мөрәҗәгать әнә шундый уйландыргыч сүзләр белән тәмамлана. Өлкә районнарыннан гына түгел, тирә-күрше өлкә һәм республикалардан килгән  гүзәл затлар барысы да бердәм фикердә булып бүгенге заман әхлагы, катнаш никахлар һәм гаиләдәге милли тәрбия хакындагы уй-фикерләре белән дә уртаклаштылар.

Шулай ук форум кысаларында Сембер төбәгенең  “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының яңа рәисе сайланды һәм яңа “Мөслимә” җәмгыяте дә оешты.

Сембердә инде матур традициягә керде  —  һәр чара  мәдәният үзәге каршындагы Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр куюдан башлана.  Бу юлы да искәрмә булмады.

Ике елга бер тапкыр уздырылучы бүгенге җыенга Түбән Нвогрод, Самара, Пенза, Ленинград өлкәләренең дә “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләре чакырулы иде.

Татар хатыннары илебезнең кайсы гына төбәгендә яшәсәләр дә, бүген аларны бер үк уй-хисләр, бер үк проблемалар борчый.

Татарстан мәдәният министрлыгы грантына уздырылучы әлеге җыен делегатларын һәм кунакларын Ульяновск өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары — мәгариф һәм  фән министры  Ектерина Уба сәламләде.  Форум  кысаларында өлкә татар автономиясе мәктәп балалары арасында “Минем әни иң ягымлысы” дигән инша  һәм “Минем әни иң матуры” исемле рәсем  бәйгесе да уздырган иде. Анда җиңүче укучылар министр кулыннан дипломнар һәм бүләкләр алды.

Өлкә районнарыннан килеп, форум трибунасыннан чыгыш ясаган ханымнар да бу проблемаларны  һәрберсе дә диярлек күтәреп чыкты. Алар  бүгенге көндә татар хатын-кызларының безнең якларга хас булмаган өс киеме мәсьәләсен дә  читләтеп узмадылар.

   Чыннан да, соңгы елларда башкаларга ияреп, милли киемебезне генә түгел, ә милли йөзебезне дә югалта башладык бугай.  Шуңа күрә оештыручыларның форум башланыр алдыннан  заманча тегелгән   милли киемнәр  сәүдә-күргәзмәсен оештыру да  отышлы алым дияргә кирәк.

  Өлкә татар автономиясе тарафыннан оештырылган әлеге форум  башта мөселман хатын-кызлары җыены итеп уйланылган булса да, соңрак аны бары тик үзебезнеке-татарныкы гына итәргә кирәк дигән фикер әйтелде. Чөнки безнең үз проблемаларыбыз да, уртага салып сөйләшер сүзләребез дә байтак җыелган иде.

   Форумда өлкәнең  “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының яңа җитәкчесе  дә сайланды. Ул Новоульяновск шәһәре татар автономиясе  рәисе- Кәримә Алиуллова.

Моңа кадәр “Ак калфак” рәисе булып эшләгән Асия ханым Мөлекованы яңа гына оешкан “Мөслимә” җәмгыятенә

Күп кенә авылларда клублар һәм мәктәпләр ябылу да хатын-кызларны иң борчыган мәсьәләрнең берсе. Шәфкать туташы Гөлнәфис Сәхәбетдинова  Мәләкәс районы Мөси авылыннан. Биредә  400 кеше яши. Моннан 3 ел элек мәктәп ябылган.

Шунысы игътибарга лаек, бүгенге мәҗлестә башкарылган эшләргә хисап тотмадылар, ә киресенчә хәл ителмәгән проблемаларга күбрәк тукталдылар.

  Чарада татар милли хәрәкәтендә актив катнашып, мәгърифәттә һәм мәдәнияттә уңышларга ирешкән ханымнарга Татарстанның  һәм Ульяновск өлкәсенең дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.

Бу мәртәбәле чарада Казаннан Бөтендөнья таатр конгрессы Башкарма комитетының Мәгълүмати – аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, бүлек җитәкчесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова, танылган галимә, тарих фәннәре кандидаты Тэминә Биктимерова катнашты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*