tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтем бизәге – калфагым
Милләтем бизәге – калфагым

Милләтем бизәге – калфагым

Татарның милли киемнәре – үзе бер дөнья. Калфак – татар хатын-кызларының иң танылган баш киеме. Яшь буынга милли һәм этетик тәрбия бирү, татар халкың гореф-гадәтләрен саклап калу максаты белән “Сабантуй-2018” бәйрәме кысаларында Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында 23 июньдә “Милләтем бизәге – калфагым” конкурсы үтте. Анда шәһәрнең балалар бакчалары катнашты. Конкурс Зәй муниципаль районында Мәгариф елы кысаларында “Алтынчәч” балалар бакчасы, “Ак калфак” оешмасы тарафыннан оештырылды.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүче 17 кыз бала үзләренең калфакларын тәкъдим итте. Кемдер милли баш киемен җыр-бию аша күрсәтте, кемдер чын тамаша оештырып, сәхнәлештерде. Һәр кыз искиткеч гүзәл һәм күркәм иде. Чыгышлар балалар чыгышлары белән уралып барды.

Конкурсны мәртәбәле жюри бәяләде – Мәгариф идарәсе методистлары Ләйсән Гайсина һәм Рәзинә Борһанова, Яшьләр эшләре идарәсе методисты Роза Гатауллина, “Ак калфак” ичтимагый оешмасы җирле берлекчәсе җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова, “Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина.

 

Конкурс булгач, аның җиңүчеләре дә була. Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при – “Тылсымлы әкият”тән Волякова Рәйсәнеке. Рәйсә калфагын бик зәвык белән әзерләгән, үзе җыр-биюдә дә бик оста. Беренче урынга – “Энҗе” балалар бакчасыннан Шуаева Роксана, икенчегә -“Кызыл калфак”тан – Шафиева Таңсылу, өченчегә – “Шатлык”тан Ксенофонтова Аэлита чыкты. Калган кызлар төрле номинацияләрдә җиңүче булдылар.

Ахырдан конкурста катнашучыларны Энҗе Әхмәтҗанова сәламләп, әлеге бәйгенең эчтәлекле, кирәкле булуына басым ясады, балаларны әзерләгән педагогларгә югары бәя бирде. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Сергей Кузнецов кызларны котлап, Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

 

Алтынчәч балалар бакчасы мөдире

Ләйлә Мостафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*