tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Милләткә багышланган ике гомер
Милләткә багышланган ике гомер

Милләткә багышланган ике гомер

Сания Мирхалеева һәм Розалия Сайганова… Бу ике исемне Омски өлкәсендә белмәгән, ишетмәгән татар сирәктер. Омскидагы милли тормышны аларсыз күз алдына китерү дә мөмкин түгел: татар халкының мәдәни, милли, сәяси тормышында зур роль уйнаган милли хәрәкәт лидерлары алар. Татар тарихында үз урыннары бар аларның, чөнки милләт хәлен кайгыртып, бар гомерләрен татар халкына хезмәт итүгә багышлаганнар. Һәм бу сүзләр бер дә «кызыл» сүзләр түгел. Чыны шул. Бу әңгәмә Сания ханым һәм Розалия ханымның олы юбилейлары уңаеннан корылды. Мәшһүр затларыбызның тәрҗемәи хәлләре, иҗади эшчәнлекләре белән укучыларыбызны да таныштырып үтик.

– Сез татар хәрәкәтенә кайчан һәм ничек килдегез?

– Сания ханым: Мин туганнан бирле татар хәрәкәтендәмен, дип әйтергә була. Татарстанда туып үсүем сәбәпле, гел татарлар арасында булдым. Җиденче сыйныфка кадәр татар мәктәбендә укыдым. Яшәгән поселокта татар мәктәбе булмау сәбәпле, сигезенче класстан рус мәктәбенә барырга туры килде. Институтта да физика-математика факультетында русча укырга туры килде. Ә менә инде практиканы татар мәктәбендә үттем. Эшкә Дөбьяз-га – татар авылына, татар мәктәбенә бардым. Әмма тормыш бара, 25 яшемдә Себер егетенә кияүгә чыгып, Омскида яши башладым. Биредә татарлар белән аралашу юк дәрәҗәдә булды. Туган-тумача гына, тирә-якта гел руслар. Өзелеп сагындым татарларны. Урамда берәр татарча сөйләшкән кешене күрсәм, артыннан бара идем.

Узган гасырның 60-нчы елларында Омскида бер генә татар оешмасы да юк иде. Күпме генә эзләсәм дә, тапмадым. Дөрес, ул елларда шәһәрнең үзәк ял паркында яшьләр «Наза» да очраша, таныша иделәр. Әмма ул оешма да, түгәрәк тә түгел, бары тик танышу, ял итү урыны иде.

Әкренләп күңел тынычланды, эзләүдән туктадым. Бер 20-ләп ел үткәндер. 1989 елның май аенда очраклы рәвештә «Төзүчеләр» мәдәният сараенда татар концерты булуы турында ишеттем. Әлбәттә, ашкынып анда бардым. Шунда ансамбльнең оештыручылары, җитәкчеләре – Фәрит Юмачиков һәм Ләлә Әлимова мине концертларда катнашырга чакырдылар. Бер дә уйлап тормыйча, риза булдым. Розалия белән дә мин ансамбльдә таныштым. Без аның белән бергә «Умырзая» коллективы концертларын алып бара башладык. Кичә-кон-цертларның, башка чараларның сценарийл-әрен язу да безнең өстә булды. Ансамбльнең соңыннан булган җитәкчесе Гафия Алеева белән бергәләп «Умырзая» үсешенә дә шактый өлешебез керде, дип уйлыйбыз.

– Розалия ханым: Ә менә минем халкы ма хезмәткә килүемнең тарихы шактый кыска. Әлбәттә, беренче сәбәп – туган телне ярату, рус теллегә әйләнеп баручы татарларның киләчәге өчен борчылу дип әйтсәм, һич тә арттыру булмас. Миңа, Башкортстанның ерак бер почмагында туып үскән авыл кызына, рус мохитенә килеп эләгү белән (тормыш җилләре 70-нче елларда Омски шәһәренә китерде), татар теленә, татар моңына, гомумән, татар булып яшәү рәвешенә ихтыяҗ туды. Татарларның, асылда, русча аралашуларына гаҗәпләнә идем.

«Төзүчеләр» мәдәният йортында татарлар җыелуы, аларның концерт программасы әзерләүләре турында ишетү белән үк анда бардым. Чын татар җанлы, җыр-моң сөючеләр җыелган иде анда! Мине Нәгыйм Мөхәмәдуллин (хәзерге көндә дә «Умырзая» ансамбленең баянчысы) тыңлап карады һәм концертта җырларга тәкъдим итте. Шулай итеп, беренче концертта ук ике җыр башкардым. 1989 елның 5 мартында булды ул концерт. Шулай итеп, милли тормышка башыбыз-аягыбыз белән чумдык. Аннан соң 22 елдан артык вакыт узып та китте, шушы дәвердә татар хәрәкәтендә башкарган эш-гамәлләребез файдасызга китмәгәндер, дип ышанасы килә.

– Сания ханым: Ансамбльдә күп дуслар таптык. Алар белән менә инде ике дистә елдан артык бергә без. Репетицияләр, очрашулар, концертлар, авыл-район-нарга йөрүләр дуслаштырды да, якынайтты да, бертугандай итте. Аларның барысына да бик рәхмәтлебез.

– 90 еллар – милли күтәрелеш еллары, Омскида милли хәрәкәт ничек үсеш алды?

– Розалия ханым: «Умырзая» ансамбле төзелгәннән соң, 1989 елда, татар җанлы кеше – Сафуан абый Кашапов тырышлыгы белән (ул өлкә җитәкчелегенә хат язып, меңләгән имза җыюга ирешкән иде) өлкә радиосында татар телендә тапшырулар булдыруга ирешелде. Без аны «Сәлам» дип атадык. «Сәлам» радиотапшыруларын әзерләү, алып бару да безнең икебез өстенә йөкләнде. 2008 елга кадәр бер генә чыгышны да калдырмыйча, тапшырулар эшләдек. Радиода эшләү – безнең тормышта аерым бер чор булды. Монда без журналистикага аяк бастык. Тапшыруларны өйдә дә, радиостудиядә да эшли идек. Кайвакытта хәтта студиядә төнгә калырга туры килә иде. Шул елларда без радиоаппаратура белән эшләргә, әңгәмәләр алырга, аларны эшкәртергә һәм тагын күп төрле эш башкарырга өйрәндек. Кайберәүләрнең, шулкадәр эш өчен акчаны да көрәп алганнардыр, дип уйлаулары мөмкин. Юк, иҗтимагый эш булгач, безгә түләү бөтенләй каралмаган иде.

– Минем хәтеремдә, безнең өлкә телевидениесендә «Очрашу» тапшыруы чыга иде.

– Сания ханым: Әйе, ул вакытта безнең өлкәдә инде татарлар шактый оешкан иделәр, «Ватан» оешмасы эшләп тора иде. Оешма җитәкчеләре – Хәким һәм Хәлил Садыковлар тырышлыгы белән «ГТРК-Иртыш» телерадио ширкәтендә телевидениедә дә татар телендә тапшыру чыгарырга рөхсәт бирелде. Әмма сюжетлар ясау мөмкинлеге булдырылмады, бары тик студиядә язмалар эшләргә, әңгәмәләр алып барырга була иде. Бу эшне миңа йөкләделәр. Тапшыру аена бер мәртәбә, 20-30 минутлык булып чыга иде. Шөкер, 1994-1997 ел эчендә чыккан тапшыруларның барысы да уңышлы булды. Танылган шәхесләр белән әңгәмәләр дә эшләнде, өлкәдәге, дөньядагы татар тормышы турында бәян ителде.

– Шундый җаваплы эш булгач, бәлки биредә түләү каралган булгандыр?

– Сания ханым: Юк, бу эш тә иҗтимагый иде. Аннары, без бит акча өчен эшлә-мәдек. Милләт өчен эшләү – ул бит үзе ниндидер рухи көч бирә. Аннары бу эш – бурычыбыз кебек тоелды безгә. Бәлки, хәзерге яшьләр безне аңламас та, чөнки хәзер тормышка караш үзгәрде, дөнья үзгәрде, яшәеш тә бөтенләй башкача.

– Розалия ханым: Аннары инде 2003 елны өлкәбездә яшәүче татарлар өчен «Татар дөньясы» дигән газета чыга башлады. Башта бу эшне дә безгә алып барырга туры килде. Шөкер, бераздан татар теле буенча махсус белеме булган кеше – Сез
алындыгыз бу эшкә. Без бу эшне ышанычлы кулга тапшырдык.

– Радио-телевидениедә эшләүнең, зур җав аплылыктан тыш, үзегез өчен берәр уңай ягы булдымы?

– Розалия ханым: Әйе, булгандыр, дип уйлыйм. Беренчедән, радио-телевидениедә эшли башлагач, тормышка карашыбыз үзгәрде. Без гаилә, якын-тирә турында гына түгел, халкыбыз, илебез турында тирәнрәк уйлый, вакыйгаларга икенче күзлектән карый башладык. Яңа кешеләр белән таныштык. Безне өлкәдән читтә дә белә башладылар. Ерак төбәкләрдән хатлар килә иде. Аннары Казан белән тыгыз мөнәсәбәтләр урнашты. Татарстан радиосына чакыралар иде, еш кына анда чыгыш ясый идек. Россия күләмендәге радиотапшырулар конкурсларында катнашып, призлы урыннар яуладык. Гомумән, радиода эшләп, без дөньякүләм яссылыкка чыктык.

– Сүз «Азатлык» радиосы турындамы?

– Сания ханым: Әйе, «Азатлык» радиосы редакциясендә Омскида «татар телле» хәбәрчеләр булуы турыда ишеткәннәр, «Татарстан дулкынында» яңгыраган чы-гышларыбызны да тыңлаганнар. Ул вакытта «Азатлык» радиосы Германиядә урнашкан иде (хәзер инде ул Прага шәһәрендә). Мюнхен шәһәреннән безнең белән бәйләнешкә керделәр, Омски өлкәсе буенча хәбәрче булуыбызны сорадылар. Без бер елга якын риза булмадык, эшли алмабыз дип уйладык. Анда тапшырулар башкачарак төзелә, башкачарак эшләнә, таләпләре, нечкәлекләре күп. Шулай да, тәвәкәлләдек һәм 1997 елның гыйнварында бөтендөнья эфирында беренче тапкыр тавышыбыз яңгырады. Безнең эшне анда уңай бәялиләр. Аннары, «Азатлык»та эшләгәч, эш географиясе тагын да киңәйде. Хәбәрләрне Омскидан, өлкә авылларыннан гына түгел, Себер ягы төбәкләреннән дә бирәбез. Күрше Казахстанга да чыгып китәбез, анда кызыклы вакыйгалар булса. Шулай ук Төркиядән, Украинадан, Татарстаннан эшләгән репортажларыбыз бар.

– «Азатлык» радиосында эшләүнең үзенчәлеге бармы?

– Розалия ханым: «Азатлык»ның принципы «Ничек бар – шулай». Син һәрвакытта, бернинди имеш-мимешләрсез, дөрес һәм төгәл мәгълүмат бирергә тиешсең. Анда эшләү өчен кешеләрне бик сайлап алалар, күпләр андагы таләпләрне үти алмый. Шуңа күрә «Азатлык» радиосында санаулы гына кешеләр эшли. Шөкер, без эшләп торабыз, ходай язса, әле бу эшне дәвам итәрбез, дип уйлыйм. Сәламәтлек һәм энергия булсын.

– Энергия җитәрлекме соң әле? Икегезгә, бергә алганда, 130 булды бит…

– Сания ханым: Татарларда әйтем бар – көч беләктә түгел, йөрәктә. Менә безнең дә күңел, аллага шөкер, картаймаган. Үзебезне әле пенсия яшенә җитмәгәндәй хис итәбез. Пенсиядә булуның яхшы ягы да бар бит аның – буш вакыт күбәйде, хөкүмәт эшенә йөгерәсе юк. Рәхәтләнеп, яраткан эш белән шөгыльләнергә мөмкин.

– Ә гаиләгез – ирләрегез ничек карый сезнең мондый яшәешегезгә?

– Сания ханым: Ничек карасыннар – ирләрчә карыйлар! Төрле вакытлар була. Шулай да бик рәхмәтлебез аларга. Әгәр катгый рәвештә каршы торсалар, алар ризалыгыннан башка эшләп булмас иде.

– Розалия ханым: «Азатлык» радиосында эшләү, «Татар дөньясы» гәзитенә язу, «Умырзая « ансамблендә шөгыльләнү, мәдәният юнәлешендә эшләү – барысы да вакыт таләп итә. Казан һәм башка шәһәрләр белән бәйләнештә торуны, фестиваль-кон-курсларда, шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәрелгән төрле чараларда катнашуны, концертлар белән авылларга һәм башка төбәкләргә чыгуны оештыруны, балалар Сабан туе, «Чәкчәк» бәйрәме, «Мин татарча сөйләшәм» кебек күләмле чаралар үткәрүдә башлап йөрүне һәм башка бихисап эшләрне кушсаң, өй эшләренә вакыт бөтенләй диярлек калмый. Кайсы вакыт көн кыска булып, төн дә җитмичә кала.

– Юлыгызда кызыклы кешеләр еш очрыймы?

– Розалия ханым: Газетада, телевидениедә, радиода эшләүнең үзенчәлеге дә шунда – кешеләр белән очрашуда. Төрле вазыйфалы шәхесләр, сәясәтчеләр, язучылар, галимнәр, артистлар, эшчеләр, бик күп төрле һөнәр ияләре белән әңгәмәләр корырга, алар турында халыкка белдерергә насыйп булды. 22 ел эчендә очрашкан күренекле шәхесләрнең исемнәрен санап китү генә дә бик күп урын алыр иде.

– Сания ханым: Безгә очраган кызыклы язмышлы кешеләрнең һәрберсе турында китап язарга мөмкин булыр иде. Татар дөньясында танылган берничә шәхесне генә әйтеп үтү дә моны аңлатыр иде. Мәсьәлән, Бөтендө-нья Татарлар Лига рәисе, күптән түгел мәрхүм булган, Гали Акыш, тарихчы-галим Индус Таһиров, якташыбыз Фоат ага Валеев, себер татарлары тарихын өйрәнүче Габделбәр Фәйзрәхмәнов, татарның куркусыз шәхесе Фәүзия Бәйрәмова, рәссам Чыңгыз Әхмәров, әдипләр Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин, Гәрәй Рәхим, татар моңы алиһәсе Фәридә Кудашева, легендар җырчыларыбыз Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, киңкүләм танылган артистлар Альберт Асадуллин, Ренат Ибраһимов, Айдар Галимов, Халидә Бигичева, Салават, Хәния Фәхри… барысын да саный китсәң, урын җитмәс.

– Китап язарга исәбегез юкмы?

– Розалия ханым: Юктыр, соңга калдык инде, дип уйлыйм. Китап язу өчен әдәби белем дә кирәк. Безнең икебезнең дә белемебез техника ягыннан, журналистиканы үзлектән, иҗтимагый рәвештә генә өйрәндек бит.

– Сания ханым (көлеп): Икенче яктан, кем белә! Бәлки бер вакыт эшләнгән язмаларны эшкәртеп, бер җыентык чыгарырга мөмкин булыр. Әлегә әйтеп булмый, бар да Aлла кулында.

Чыганакка сылтама: intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*