enrutat
Баш бит / «Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын»
«Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын»

«Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын»

Казан шәһәренең үзәк урамнарында бу көннәрдә башына чигүле калфак кигән, милли киемнәрдән йөрүче ханым һәм туташларны еш очратырга туры килде. Алар – 18-19 нчы апрель көннәрендә башкалабызда оештырылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары. Дөньяның төрле почмакларыннан – 500 ләп гүзәл зат. Алар Россия төбәкләреннән тыш, Швеция, Канада, Эстония, Израиль, Финляндия, Болгария, Казакъстан, Беларусия, Украина, Үзбәкстан, Таджикистан кебек ерак һәм якын чит илләрдән килгән. Актив татар хатын-кызларның болай бер урынга җыелып, милләтне, телне саклау, балаларга дөрес тәрбия бирү хакында сөйләшүе – тарихи вакыйга.

Үткәннәргә күз салсак, әлегә кадәр мондый чаралар форум буларак оештырылды. Ә Бөтендөнья мөселман хатын-кызлары съезды беренче тапкыр 1917 елның 24 апрелендә Казанда узган. 102 ел элек корылтайга Россия төбәкләре, Кавказ, Кырым, Польшадан 90 делегат һәм кунак чакырылган. Ул вакыттагы съездда хатын-кызлар үзләренең ир-атлар белән бертигез хокукта булуын таләп иткән. Җыен бөтендөнья хатын-кызларын берләшергә чакыручы шигарь белән уза. Корылтайны Казаннан үзәк бюро рәисе Хәдичә Таначева ачкан.

Хәзерге вакытта татар хатын-кызлары кабат берләшергә кирәк дигән идеяне алга сөрә. Максат – уртак: балаларга милли гореф-гадәтләрне сеңдерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Ата-бабаларыбыздан калган татар гаиләсе традицияләрен торгызу.

Башкалага килгән гүзәл затлар арасында Казанны әле беренче тапкыр гына күрүчеләр дә бар. Шуңа күрә алар өчен экскурсия оештырылды. Шәһәребезнең иң матур, тарихи урыннары белән танышканнан соң, аларның күзләрендә соклану, шатлык очкыннары барлыкка килде. «Казанны бик яраттык, бик матур шәһәр», – диделәр.

Татарстанда Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы әзерләнә. Аның буенча очрашулар Татарстан районнарында һәм Россия төбәкләрендә узды. Съездга җыелган делегатлар да Стратегия эскизы белән танышты. Соңрак аларның кайберләре үз тәкъдимнәрен дә җиткерде.

Көннең икенче яртысында татар хатын-кызлары Казан шәһәрендәге балалар бакчаларына барды. Барлыгы 10 мәктәпкәчә учреждение кунакларны үзенә кабул итеп, сабыйларга милли тәрбия бирү алымнары белән таныштырды.

Милли тәрбия нәкъ менә балалар бакчасында башлана да. Сабый күңеленә сеңдерелә. Казанда татар балаларына милли тәбия бирү җайга салынган. Сценарийлар, шөгыль уздыру тәртипләре күп төрле һәм кызыклы. Балалар белән бергә тәрбиячеләр Сабантуй, «Нәүрүз», «Карга боткасы» кебек гореф-гадәтләргә кагылышлы чаралар гына оештырып калмый, замана таләпләренә туры китереп, яңа алымнар куллана. Милли ризыклар да пешерергә өйрәтәләр. Мисал өчен, кунакларга да балалар бакчасында токмач кисү, өчпочмак пешерү серләренә ничек өйрәтеп булганны күрсәттеләр.

Делегатларның бер төркеме Казандагы 2 нче номерлы татар гимназиясе каршында эшләп килүче «Балакай» балалар бакчасында булды. Биредә алар «аулак өй» күренешен карады. Ул искиткеч җиңел итеп, 4-5 яшьлек сабыйларга да аңлаешлы һәм күңелгә кереп калырлык итеп оештырылган. Кунаклар балаларны тыңлап рәхәтләнеп көлде дә, күзләре дә яшьләнде. Йошкар-Оладан килгән ханымнар: «Балаларның шулкадәр матур итеп татарча сөйләшүенә сокландык. Шатлыктан елап утырык», – диләр.

Тәрбиячеләр шөгыльләрне уздыру тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Кунаклар ике шөгыль – «Ел фасылы – яз белән танышу», «Ком һәм су» темаларына багышланган дәресләрне карады.

3-4 яшьлек балалар яз белән дә танышты, тәрбияче аларның сөйләм телен, сүз байлыгын да үстерә. Ком һәм суның кайсы авыррак булуын да ачыкладылар. Юеш һәм коры комның аермасы нидә булын да белдерләр.

Тәрбияче үз эшенең остасы булганда, нәниләр белән спектакльләр куярга, шулай итеп сәнгатькә, әдәбияткә мәхәббәт уятырга да мөмкин. «Балакай» балалар бакчасы Фәнис Яруллинның «Тылсымлы алма» әкиятен куйган. «Сәйяр» балалар театрлары фестивалендә җиңү дә яулаган. Сабыйларның уенын һәркем гаҗәпләнеп, сокланып күзәтте. Нәни артистларда каушау, югалып калу кебек сыйфатлар бөтенләй сизелми. Бу биредә мондый чараларның еш оештырылуы хакында сөйли. Һәм, әлбәттә, аларның туган телдә сөйләмен камилләштерә. Съездга килгән хатын-кызлар балалар бакчасыннан канатланып чыкты. Мондый чараларны бездә дә оештырып була, ди алар. Кайткач үзләрендә күрсәтү өчен, видеога да төшереп бардылар.

Кич белән кунакларны тагын да зуррак сюрприз көтә иде. Казанда инде икенче ел балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында «Татар кызчыгы», «Татар малае» дип аталучы конкурс уза. Быел ул февраль аенда башланды. Анда катнашырга 150 бала теләк белдергән. Башта шәһәр районнарында сайлап алу турлары узды. Аннары – ярымфинал. Нәтиҗәдә финалга 16 бала: 8 малай, 8 кыз сайлап алына. К. Тинчурин исемендәге театр бинасы кич белән үзенә татар хатын-кызларын җыйды. «Татар кызчыгы–2019», «Татар малае–2019» исеме өчен балалар арасындагы зурларча көрәшне алар ике сәгать дәвамында тын да алмый күзәтте дисәм, арттыру булмас. Әлбәттә, шундый кечкенә балалар сәхнәдә үзләрен шулкадәр иркен тотар, бернинди оялусыз, куркусыз җырларлар, биерләр, шигырь сөйләрләр дип беркем дә көтмәгән иде. Конкурсның финалы югары дәрәҗәдә үтте. Һәр бала җиңүче исеменә лаек иде. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сабыйларның һәрберсенә дипломнар тапшырылды һәм велосипедлар бүләк иттеләр. Ә «Татар кызчыгы–2019» исеменә 261 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Диләрә Дәүлиева лаек булды. «Татар малае–2019» исеменә – 54 нче номерлы балалар бакчасыннан Аслан Миргаязов.

Съездның икенче көне Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә башланды. Биредә  II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышы уза. Рәсми чара башланганчы, филармония фойесында кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды. Ишектән кергәндә үк, хатын-кызлар күңелен җилкендереп, тальян тавышы яңгырый. Делегатлар – бик актив ханымнар. Күбесе җырга-моңга гашыйк. Шунда ук тальянга кушылып, җырлыйлар, биеп тә җибәрәләр. Ә инде күргәзмәдә аларга зәвык белән эшләнгән милли бизәнү әйберләре, милли аяк киемнәре, курчаклар, татарча китаплар, Оренбург шәлләре, мендәрләр – кыскасы ниләр генә тәкъдим ителмәде. Гүзәл затлар үз күңелләренә хуш килгән бар нәрсәне сатып ала алды. Ерак илләрдән килүчеләр мондый миллилекне көн саен күрми, әлбәттә. Алар өчен чигүле калфаклар, чүәкләр бик кадерле.

Съездның иң мөһим өлеше – пленар утырыш башланды. Залда калфаклы, үз милләтенең киләчәге өчен янып йөрүче, үзе яшәгән җирлектә көченнән килгәнчә, аны саклап калырга тырышучы гүзәл затлар утыра.Съездга килгән иң зур делегация – Башкортстаннан. Катнашучыларның иң яшенә – 16 яшь, ә иң өлкәненә – 74 яшь. Делегатларның уртача яше 42 булуын да исәпләп чыгарылган. Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белдергәнчә, съездның шигаре итеп Габдулла Бубыйның «Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын» дигән фикер юкка гына алынмаган. Гаилә учагын саклау, балалар тәрбияләү күпчелектә хатын-кыз җилкәсендә булуын искәртә ул.

Съездга җыелган гүзәл затларга үзенең сәламләү сүзен Татарстан Президенты да юллаган. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев җиткерде.

– Хөрмәтле ханымнарыбыз һәм туташларыбыз, мөхтәрәм кунаклар. Татарстан башкаласы Казаныбызда Татар хатын-кызларының II Бөтендөнья съездында катнашучы халкыбызның асыл затларын чын күңелдән сәламлим. Бу олы форум Татарстан Республикасы үзенең 100 еллыгын зурлап бәйрәм итәргә әзерләнгән вакытта үтә. Бер гасырлык тарихи чор татар хатын-кызлары өчен зур мөмкинлекләр ачты. Бүген сез икътисад һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында фидакарь хезмәт куясыз, зур нәтиҗәләргә ирешәсез. Хатын-кызларыбыз роле гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә, җәмгыятебездәге рухи-әхлакый эшчәнлектә аеруча зур. Сез милли тәрбия нигезләрен саклап, яңа буынга тапшыручылар. Халкыбызга хас булган миһербанлык, хезмәт сөючәнлек, күңел матурлыгы кебек матур сыйфатларны балаларыгызга, оныкларыгызга сеңдерәсез. Хәзерге глобаль үзгәрешләр чорында яшьләребездә милли үзаң формалаштыруда, гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны тапшыруда һәм телебезне саклауда сезнең өлешегез зур, – дип Рөстәм Миңнеханов съезд эшенең нәтиҗәле узуын һәм файдалы фикерләргә, карарларга бай булуын теләгән.

 Васил Шәйхразиев үз исеменнән съезд делегатларына мөрәҗәгать итеп, ханымнарны һәм туташларны Казанда зур сөенеч белән кабул итүен әйтте. Бу съездга иң-иңнәр, иң затлылар, иң лаеклылар җыелуын билгеләп узды ул.

– Әгәр дә безнең хатын-кызларыбыз затлы, милли җанлы булса, гаиләләребез дә тәртипле булыр. Тәртипле гаилә булганда, ил дә көчле булыр. Без, ирләр һәрчак сезнең янәшәгездә булырбыз. Без алда барырга тырышсак та, Сез кайчак бездән алда да барасыз. Алай да, болай да ярый. Гаиләдә бәхет кенә булсын, – дип, бердәм булып милләтебез киләчәге өчен эшләргә чакырды Васил Шәйхразиев.

Пленар утырышта мәтәбәле кунак буларак, Кыргызстанның элеккеге Президенты хатыны Рәйсә Атамбаева да чыгыш ясады. Ул тумышы белән Татарстаннан. Әти-әнисе яшь вакытта Кыргызстанга эшкә җибәрелгән. Рәйсә ханым Ош шәһәрендә туа. Һөнәре буенча табиб. Шуңа да аны яшьләрнең сәламәтлеге борчый. Үз чыгышында Рәйсә Атамбаева әлеге проблеманы вакытында хәл итү өчен диагностик үзәкләр ачу кирәклеген әйтте.

– 18 яшьлек кызларда бүген тоемлау органнары – күз, колак авырулары беренче урында, аннары нерв системасы белән бәйлеләре, өченче урында – репродуктив системага бәйле чирләр.  Ә бу киләчәктә нәселне дәвам итүдә кыенлыклар китереп чыгара дигән сүз. Шундый ук проблемалар егетләргә дә кагыла. Шуңа да диагностик үзәкләр булдырып, яшьләр сәламәтлеген кайгыртырга кирәк, – ди ул.

Мондый очрашуларны Рәйсә Атамбаева бик кирәкле дип саный. Башка төбәкләрдәге тәҗрибәләрне өйрәнергә, иң яхшыларын үзең яшәгән җирлектә кулланырга мөмкинлек тудыра, ди ул.

– Шуны онытмаска кирәк, хатын-кызлар һәрвакыт зирәк, акыллы, чибәр, бәхетле, ә иң мөһиме – сәламәт булып калырга тиеш. Чөнки без гаиләбезгә, балаларыбызга, оныкларыбызга кирәк, – дип үз киңәшен дә җиткерде Рәйсә Атамбаева.

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Тәэминә Биктимерова үз чыгышында залда утыручыларга тарих битләрен яңартты.  Ул 1917 елда оештырылган I съезд турында, аны оештыру алшартлары, бу җыенда күтәрелгән проблемалар турында сөйләде. Үз чыгышында билгеләп узганча, хатын-кызларның ул вакытта җыеннар, съездлар уздыруда тәҗрибәсе булмаса да, бик нәтиҗәле үтә. Шулай ук тарихчы шәхес хатын-кызларыбызны барлау һәм аларны таныту мөһимлеге турында да сөйләде.

– Халкыбызны яшәтү, дөньяда тиңе булмаган гореф-гадәтләребезне, югары әхлагыбызны торгызу өчен, бу эшкә бердәм тотынырга кирәктер. Безнең халык – дәүләтле халык, шушы мохиттән чыгып киләчәгебезне төзик. Милләтебез киләчәгенә беребез дә битараф калмыйк. Тарихыбызга күз салыйк. Россия дигән ватаныбызда үгиләр хәлендә яшәсәк тә, үз бөеклеген югалтмаган халкыбыз. Бигрәк тә хатын-кызлар. Сугыш елларын гына искә төшерик. Окоп казырга йөрүчеләр арасында күпчелек – татар хатын-кызлары, ачлыктан интегеп, урман кисүчеләр – татар хатын-кызлары, Владимир өлкәсеннән алып, Нижний Тагилга кадәр торф чыгаручылар – татар хатын-кызларыбыз… Тик бик кызганыч, боларның берсе хакында да бер генә әдәби әсәр дә язылмаган, – дип сыкранды Тәэминә Биктимерова.

Ул җан әрнеткеч фактларны бик күп китерде. Шәһәребездә бер генә хатын-кызга да һәйкәл куелмаган. Композиторыбыз Сара апа Садыйкова рухы моны күптән көтеп ята, дип борчылып сөйләде ул. Шулай ук Сөембикә ханбикәбезгә һәйкәл урнаштыру тәкъдимен дә съезд резолюциясенә кертү кирәклеген әйтте.

Оренбург өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Альбина Әбсәләмова үз чыгышында балаларны һөнәр белән тәрбияләргә кирәклеге хакында сөйләде. Үзләрендәге тәҗрибә белән бүлеште.

– Һөнәрне балачактан тирәнтен өйрәткәндә генә нәтиҗәгә ирешеп була. Шуңа күрә без балаларыбызны иң кечкенәдән үк эшкә өйрәтүне, һөнәрләрне югалтмыйча, аларны буыннан-буынга тапшыруны үзмаксат итеп куйдык, – дип сөйләде ул.

Оренбургта шәл бәйләү һөнәрен үзләштерүне оештырып, төрле авылларда  сыйныфлар ачып җибәргәннәр. Аларда 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге 74 бала шөгыльләнә. Араларында малайлар да бар икән. Сыйныф атнасына 6 сәгать эшли, аларны иң яхшы белгечләр өйрәтә. Оренбург шәлчеләр предприятиесе укытучыларга хезмәт хакы түли, чималлар, эш кораллары белән тәэмин итә. Шәлчеләр бәйләргә генә өйрәтеп калмыйча, бу һөнәрнең бөтен серләрен төшендерә. «Хыялыбыз өлкәдә һәр бәйли белгән баланы барлап, алар арасында бәйгеләр оештырып, аларга эш хакы түләп, Оренбург шәлләре белән кызыксынуны арттырасы иде», – дип сөйләде Альбина Әбсәләмова.

Съезд хатын-кызларныкы булса да, анда ир-атлар да чыгыш ясады. Казан шәһәрендәге «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин гаиләдә ир баланы чын ир итеп хатын-кыз тәрбияләргә тиеш, дип белдерде. «Юк бит ул чын ирләр», – дип зарланучы ханымнарга җавабым гади. Чын ир су астыннан да калкып чыкмый, агачта да үсми. Аны хатын-кыз тәрбияли. Бу аның вазыйфасына керә. Әти тәрбиясе дә әни кеше аркылы бирелә. Әгәр баланы әни кебек үк әти дә тәрбияли башласа: ашатып, күлмәк-ыштанын юып, бала әти белән әнине аермый башлый. Әни кеше улына да, кызына да: «Әтиегез кайта», – дип торса, бала тәртип бозган очракта, бу хакта әни кешенең әтиләренә әйтәсен белә. Гаилә башлыгы баласына бер тапкыр да тавыш күтәрмәскә, ачуланмаска мөмкин. Әгәр әни дөрес тәрбия бирсә, ул әтисе ачуланыр дип, куркып тора. Тәртип бозмый. Ир кешегә хөрмәт була. Ирнең тынычлыгы да хатын-кызга бәйле», – ди «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы.

Гүзәл затларыбыз алдындагы чыгышын әдәбият галиме һәм танылган язучы Тәлгать Галиуллин Тукайның «Татар кызларына» шигырен укып башлады. Алга таба галим төрле чорларда татар әдәбиятында үз сүзен әйткән язучы хатын-кызларны да санап узды. Бу исемлектә Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева), Хәдичә Шаммасова, Саҗидә Сөләйманова, Лена Шагыйрьҗан, Нәҗибә Сафина, Фәүзия Бәйрәмова, Эльмира Шәрифуллина һәм башкалар урын алды. Әлбәттә, язучы әдәбият темасы белән генә чикләнмичә, халкыбыз алдында торган көнүзәк мәсьәләләргә карата да үз фикерләрен белдерде.

– Күп кенә халыкларга мәгарифне булдырып, дәүләт төзергә ярдәм итсәк тә, татар бары тик татарга гына кирәк булып калды. Россиядә дәүләт тоткан ике халык бар, һәм аның берсе – татарлар. Күп очракта башка халыклар татарлар нишләр икән дип көтеп тора. Без Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирә алуга ирешергә тиешбез. Бу конгрессның гына бурычы түгел, бу барыбызның да бурычы. Чыгышымны йомгаклап, шуны әйтәсем килә: барлык бәхәсләрне туктатыйк та, татарча сөйләшә башлыйк, – дип сүзен тәмамлады Тәлгать Галиуллин.

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды әнә шундый күпкырлы чыгышлар белән үрелеп барды. Ахырдан съездның резолюциясе проектын кабул иттеләр. Анда чыгышларда яңгыраган тәкъдимнәр дә өстәләчәк.

Пленар утырыштан соң делегатлар «Әкият» курчак театры бинасына җыелды. Биредә аларга «Калфак туе» тәкъдим ителде. Ул  «Ак калфак»лыларның күркәм гадәтенә әверелде. Бу юлы да калфаклы ханымнар һәм туташлар милли бәйрәм мохитенә чумды. II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатлары җыр-биюгә бай бу чарада рәхәтләнеп ял итә алды.

«Калфак туе» күренекле галим, Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында, Кытайның Голҗа каласында кызлар өчен мәдрәсәләр ачкан Габдулла Бубыйның «Милләтнең нигезе – гаилә, гаиләнең нигезе – хатын» шигаре астында үткәрелә. Бәйрәм үзәгендә халкыбызның «йөзек кашы» булган үрнәк гаиләләрнең берсе – Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевлар гаиләсе тәкъдим ителә.

Татар хатын-кызлары каршына чыгып, Нәкыя апа чын татар балалары, оныклары тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

– Ирне-ир иткән, тормыш юнәлеше биргән хатын-кыз. Без Аяз белән өч малай тәрбияләп үстердек. Хәзер инде өч улымның өч хатыны, өч киленем бар. Гаиләбездә катнаш никахлар юк. Татар – ул татар булырга тиеш, урыс – урыс булырга тиеш. Мин әйтмим, руслар, чуашлар әшәке дип, барысы да әйбәттер. Ләкин милләтләр кушылырга тиеш түгел, – дип үзенең үгет-нәсихәт сүзләрен җиткерде Нәкыя ханым.

Аяз Гыйләҗев үз истәлекләрендә: «Мин  татар дөньясына  өч  татар  үстереп бирдем», – ди. Нәкыя һәм Аяз Гыйләҗевларның өч уллары да бүген татар дөньясына хезмәт итә. Искәндәр Гыйләҗев – галим, тарихчы,  Мансур Гыйләҗев – драматург, Рашат Гыйләҗев – табиб, эшмәкәр.

«Калфак туе»нда Гыйләҗевләрнең уллары да чыгыш ясады. Тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев үз гаиләсенең ниндидер уникаль гаилә булмавын әйтте. Үзләрен гади татар гаиләсе дип атады. Аның фикеренчә, татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач та, милләт көчле булачак.

– Без еш кына бу бала ничек матур сөйләшә дип сокланып карыйбыз. Рус баласы турында ни өчендер ничек матур русча сөйләшә дип әйтмибез. Татар баласының татарча сөйләшүенә гаҗәпләнми башлагач та, без үз максатыбызга ирешәчәкбез. Шул вакытта без зур, көчле, җаваплы милләт буларак формалашачакбыз, – диде ул.

Популяр драматург Мансур Гыйләҗев та гаиләсе белән таныштырып, үзенең ни рәвешле драматургия дөньясына чумуы хакында сөйләде, татар киносының киләчәге турында әйтеп узды һәм шулай ук татар хатын-кызларына үз киңәшләрен ирештерде.

Төпчек малай булган Рашат Гыйләҗев әти-әнисенең һөнәр сайлаганда йогынтысы хакында әйтеп китте.

Кичәдә Аяз Гыйләҗевның фикерләре дә яңгырады. Язучыны иң  борчыган мәсьәләләрнең берсе – тел мәсьәләсе була. «Иң беренче – үз телеңне камил бел! Аңа зур хөрмәт белән кара, башкаларны шуңа өйрәт. Онытма: Синең телең дөньядагы иң бөек ундүрт телнең берсе. Теленнән йөз чөергәннең теле көяр», – дип язган ул.  «Калфак туе»нда да туган телебезне саклау, балаларыбызны милли җанлы итеп тәрбияләү мөһимлеге ассызыкланды.

Гыйләҗевлар гаиләсе белән таныштыру иҗади чыгышлар белән үрелеп барды.

«Калфак туе» тәмамланганнан соң, съезд делегатлары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына юл тотты. Биредә алар Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Исәнмесез» спектакленең премьерасын карады. Спектакльдә шулай ук татар халкын саклап калу, туганлык, бердәмлек проблемаларын күтәрелә.

Съезд ике көн дәвамында  көнүзәк мәсьәләләрне күтәрде. Чишү юлларын билгеләде. Хәзер Татарстан районнарыннан тыш, Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән, 27 ерак һәм якын чит илләрдән килгән 500 хатын-кыз үзе күргәннәрне башкаларга да җиткерергә, элемтәләрне өзми, бердәм булып халкына хезмәт итәргә, яшь буынны тәрбияләү юлларын алга сөрергә тиеш. Съезд барган көннәрдә алар шундый фикергә килде. Киләсе очрашуларда уңышлар белән сөенеп уртаклашырга насыйп булсын!

Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА,
«ХАЛКЫМ МИНЕМ» газетасы
апрель, 2019

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*