tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтпәрвәр эшкуар Камил Әбләзовка – 60 яшь

Милләтпәрвәр эшкуар Камил Әбләзовка – 60 яшь

Узган гасырның 90 нчы елларында татар дөньясында милли күтәрелеш башланда. Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә татар оешмалары, мәктәпләре, мәдәният учаклары ачылды. Укытучылар, гуманитар галимнәр, язучылар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре халык алдына, мәйданнарга чыкты. Алар арасында конкрет гамәлләре белән аерылып торган шәхес – эшкуар, җәмәгать эшлеклесе Камил Әлим улы Әбләзов.

Ул 1954 елның 31 августына Волгоград өлкәсендә туган. Аның ата-бабалары борынгы татар морзалары, батыр яугирләр, эшкуарлар һәм муллалар. Камил әфәнде Сарытауда үсеп, белем алган, һөнәре буенча геолог, нефть табуда эшләгән. Соңрак агач эшкәртү, сәүдә һәм кәсепчелек белән шөгылләнә башлаган. Ул төзегән “Нарат” ширкәтләре һәм банклар җитди уңышка ирешкән. Башкортостанда урман хуҗалыгы, агач эшкәртэ ширкәтләре ачып, ул зур проектлар башкара. Сарытау өлкәсе татарларын туплап, милли тормышлы җанландыру, татар гимназиясе, мәктәпләр ачу, мәдәни бәйрәмнәр оештыру -болар барысы да Камил Әбләзовның башлангычы белән һәм аның матди ярдәмендә гамәлгә куела. Ул Сарытауда татарлар белән башкортларның уртак чараларын оештыра. Хәзер Камил Әбләзов Татарстанның Сарытау, Пенза, Волгоград өлкәләрендә даими вәкиле. Мал таба белүче һәи милли үсешнең матди нигезен булдыручы Камил Әбләзов татар дөньясындагы иң зур эшкуарларның һәм милләтпәрвәрләрнең  берсе. Аның татар халкы тарихы турындагы фәнни китапларын белгечләр дә, милли җәмәгатьчелек тә югары бәяли. Камил Әбләзовның изгелекләренә татар халкы рәхмәтле.

Бөтендөнья татар конгрессы татарның затлы улын чын күңелдән туган көне белән котлый. Киләчәктә озын, сәламәт, тыныч, бәрәкәтле  гомер, гаилә иминлеге тели. Киләчәктә дә халкыбыз өчен бергә хезмәт итәргә язсын дигән теләкләрен җиткерә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*