tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләттәшебез Шамил Тарпищевны котлыйбыз
Милләттәшебез Шамил Тарпищевны котлыйбыз

Милләттәшебез Шамил Тарпищевны котлыйбыз

СССР һәм Россиянең Атказанган тренеры,

Россиянең теннис федерациясе президенты

Ш. Ә. Тарпищевка

Хөрмәтле Шамил Әнвәр улы!

Бөтендөнья Татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән 70 яшьлек юбилеегыз, туган көнегез белән тәбрик итәм. Сезнең тырышлыгыгыз, тәҗрибәгез, җиңүгә омтылышыгыз ярдәмендә Сез престиж спорт төре зур тенниста югары үрләргә ирештегез.

Татарстанлылар һәм дөнья татарлары сезнең спорт һәм тренерлык өлкәсендә ирешкән уңышларыгыз, Россиядә теннис спорт төрен үстерүдә күрсәткән эшчәнлегегез өчен горурлана. Шулай ук Казанда ачылып Сезнең исем белән аталган Теннис академиясе популяр спорт төре теннисны пропагандалауда зур әһәмияткә ия.

Сез максатчанлык, спорттагы тәҗрибәгез һәм зирәк остазлыгыгыз белән үсеп килүче татар яшьләренә үрнәк булып торасыз. Татар җәмәгатьчелеге Сезнең туган төбәгегез Мордовиянең  Тәрби районы Татар Юнәлесе авылын төзекләндерүгә керткән өлешегезне югары бәяли.

Сезгә сәламәтлек, спортта һәм тренерлык эшчәнлегендә яңа уңышлар телибез.

 

Ихтирам белән,

Татарстанның премьер-министры

урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы

Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*