tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли ашлар йорты” проекты тәкъдим ителде
“Милли ашлар йорты” проекты тәкъдим ителде

“Милли ашлар йорты” проекты тәкъдим ителде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады. Әлеге объектлар туристик инфраструктурага карый.

Сәяхәт вакытында «Татинтер ресторантс» компаниясе генераль директоры Зөфәр Гәрәев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка “Милли ашлар йорты” проектын тәкъдим итте.

Ул берничә бинадан торачак, бер бина – яңадан төзелгән мәдәни мирас объекты (Мәрҗани урамы, 10 адресы буенча ураншкан “Бикмөхәммәтов йорты”, 1883 ел), икенчесе – яңа бина.

“Милли ашлар йорты”нда ресторан, кәфеханә булачак, андагы ашларның кайберләре утын белән ягыла торган пичтә пешерәләчәк.

Шулай ук биредә фермерлар товарлары кибете һәм милли деликатеслар сатылачак.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*