tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли бизәк – көн үзәгендә
Милли бизәк – көн үзәгендә

Милли бизәк – көн үзәгендә

Киров өлкә “Дуслык” атналык татар газетасы журналисты, Татарстан Республикасы журналистлар союзы әгъзасы, җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Киров татарлары мәдәни-мәгариф иҗтимагый региональ оешмасы җитәкчесе урынбасары Шәмсия Хәлимова Киров өлкәсе мәгариф Министрлыгы көньяк-көнчыгыш мәгариф округы бүлеге фәрманы белән мөмкинлекләре чикле балалар арасында рәсем сәнгате буенча Идел буе федераль округ җирлегендә “Гжельның зәңгәр чәчәкләре” исемле регионара олимпиада стратегик партнеры буларак диплом белән бүләкләнде.

вп гжель 2“Гжельның зәңгәр чәчәкләре” дип аталган бизәк төшерү бәйгесе Вятка Аланы рәсем сәнгате мәктәбе сәнгать белгече Фәния Мөхәммәтдинова авторлыгындагы рәсем сәнгате олимпиадалары Интернет-проекты кысаларында үтте. Агымдагы елның 14нче апрелендә “Жостов поднослары” дип аталган рәсем бәйгесе – чираттагы проект старт алды.

DSCN0204Бүләкләү вакытында Шәмсия Хәлимова, стратегик партнер буларак, 2017 елгы олимпиадага халыкларның милли баш киемнәре бизәкләре темасын тәкъдим итте. Фәния Мөхәммәтдинова тарафыннан бу хуплау тапты, бүгенге көндә бәйге шартларын мөмкинлекләре чикле балалар өчен яраклаштыру өстендә эш бара.

-Татарның калфак һәм түбәтәйләре элек-электән бик матур булган, балалар, кайсы милләттән булуларына карамый, аларның бизәлешен кәгазь битләрендә яратып башкарыр, – ди Шәмсия ханым.

Милли баш киемнәре тарихын өйрәнү олимпиаданың теоретик өлешен тәшкил итәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*