enrutat
Баш бит / Милли кием, төйдерү, аш-су турында
Милли кием, төйдерү, аш-су турында

Милли кием, төйдерү, аш-су турында

“Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында узган мастер-класслар Төмән өлкәсендә барган татар мәдәнияте көннәре программасына кертелгән иде. Кичәне йортның татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова алып барды. Педагогия фәннәре кандидаты Ольга Бакиева татар халкының милли кием бизәкләре, Түбән Тәүде районының “Саз” фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова себер татарларының төйдереп биюе, 2017 елда “Татар ашлары” бәйгесендә җиңү яулаган Хәмидә Әхмәдиева себер татар ашлары белән таныштырдылар.

— Себер татарлары башка сарауц кигәннәр, аның кырыйларында кондыз (бобр) мехы булган. Чәчкә үрелгән бизәнү әйберендә тәңкәләрнең саны бу хатын-кызның дәрәҗәсен күрсәтеп торган. Себердә бизәнү әйберләре ясалмаган, алар читтән китерелгән.

Бизәкләрдә үсемлекчелек, мал асраучылык белән шөгыльләнүләре чагыла. Мәсәлән, гомер агачы, дулкын бизәкләрен очратырга була. Су – яшәү чыганагы. Чуваш, ханты халыклары мәдәнияте белән бәйләнеш тә сизелә, — дип аңлатып китте чыгышының бер өлешендә О.Бакиева. Аннары тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Алар төсләр, фольклор, биюдә, көндәлек тормышта кулланырга тиешле киемнәр турында сораштылар.

“Саз” ансамблендә катнашучылар Түбән Тәүде районының Тарман авыл хакимиятенә кергән авыллардагы төйдереп биюләрне күрсәттеләр. Һәркайсында үзләренә хас хәрәкәтләр күзәтелде. Берсе салмак кына хәрәкәтләнсә, икенчеләре көймәдә, чайкалдырмый гына төйдергәннәр, өченчеләре аркан салган шикелле биегән. Эскедә яшәгән керәшен халкы бию үрнәкләре кушылган төрне дә карадык. Такмаклар да башкардылар.

Тамашачылар Ялутор шәһәреннән килгән “Әбием” проектында катнашучыларның үзләре һәм кул эшләре белән таныштылар. Анда бу бренд белән дөньяга танылган борынгы татар кәләпүшләре, әле сынау рәвешендә генә әзерләнгән яшь кызлар өчен калфаклар, бәйләнгән башмаклар, түгәрәкләр, мамык шәлләр, мәтрүшкәле кара чәй һәм башка иҗат эшләре урын алган иде.

Ул арада Хәмидә Әхмәдиева берничә пирог (пәрәмәч, эртнек, балан, шомырт, нарат җиләге, дусты Рузилә Кәримова алып килгән кабак бәлешләре) куелган озын өстәлгә ашамлыклар тезә башлады. Аш-суга оста апа мастер-класска яхшылап, бөтен җаен китереп әзерләнгән. Кирәкле барлык ризыкларны да берничә сумка тутырып алып килгән. Янында ярдәмчеләре: кызы, килене, оныклары йөгереп йөриләр.

Беренче итеп “Патша пәрәмәче”н ясап күрсәтте. Бу пәрәмәчнең рецепты Аромаш районының Яңавыл авылында яшәгән 1895 елгы аш-су остасы Нуриҗамал апа Әминованыкы, аны килене өйрәнеп калган.

“Хәзерге ашлар турында интернетта күп язылган, борынгы себер татар ашлары да онытылмасын иде – алар да бик тәмле, — дип сөйләүдән башлады ул эшен. – Мин авылларда күп йөрим, кая гына барсам да, күңелемә хуш килгән ашларның пешерү тәртипләре белән кызыксынам. Менә бу эртнек турында Вагай районының Олы Кундан авылында мәгълүмат алдым. Бу ризык авылны бетерелүдән саклап калган. Кунданлыларга авылның бетүе турында хәбәр итәргә килгән түрәләргә хуҗабикә ире яңа гына күлдән алып чыккан тәмле балыклардан балык шулпасы, эртнек, сап-сары итеп кыздырып тәкъдим итә. Алар бу сыйларга хәйран калып, авылыгыз яшәсен, чәчәк атсын, дип рәхмәтләр әйтеп китәләр”, — дип һәркайсының тарихы белән таныштырды.

Шулай пәрәмәч, эртнек, балан бәлешен пешерүнең бөтен нечкәлекләрен аңлатып, кирәкле ризыкларны күрсәтеп җентекләп төшендерде Хәмидә апа. Килүчеләр бик кызыксынып тыңладылыр, язып бардылар. Аннары тәмләп тә карадылар. Һәркайсы телне йотарлык тәмле иде.

Мастер-класслар файдалы, кирәкле темаларга багышланган, оештыручылар тырышканнар, һәркайсына рәхмәт сүзләре әйтелде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән автономия әгъзасы, “Яңа сулыш”, “Себер йолдызлары” телетапшырулары редакторы Ләйсән Фәйзуллина О.Бакиева, Е.Әхмәтҗанова, Х.Әхмәдиевага рәхмәт йөзеннән чәчәкләр бүләк итте.

Гөлнур ВӘЛИЕВА, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*