tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли киемнәр брендка әверелә
Милли киемнәр брендка әверелә

Милли киемнәр брендка әверелә

Соңгы елларны милли татар киемнәребезне популярлаштыруда зур эш башкаралар. Әле кайчан гына өйдә тегеп үз эшләрен башлаган туташлар, хәзерге вакытта зур дәрәҗәле ханымнар. Бик күп проектлар тәкъдим итеп, җир шарының төрле төбәкләрендә кибетләр булдыралар. Бу соңгы елларга хас матур бер тенденция, дисәк тә, ялгышмабыз. Шундый уңышлы эшләп килүче проектларның берсе – “Татарча casual”.Проектның максаты — милли мәдәниятыбызны көндәлектә торгызу. Шулай ук бәя, сыйфат һәм дизайн ягыннан дөньякүләм брендлар белән көрәшә алырлык, популяр татар киемен җитештерү. Проектны ачып җибәрүче Уфа шәһәрендә яшәүче дизайнер Мира Рахмат татар милли бизәкләре төшерелгән заманча киемнәр җитештерә башлый, аннары Мәскәү шәһәрендә яшәүче пиар-менеджер Айгөл Сингатуллина кушыла. Шулай итеп алар бергә хезмәттшлек итә башлыйлар. Алар икесе ике шәһәрдә яшәүгә карамастан тыгыз бәйләнештә булып, проектка кагылышлы идеяларын чынга ашыралар.

F5pifcHw7GA

Татар хатыны элек-электән милли кием кигән. Ислам кануннары буенча яшәсә дә, ул гарәп хатын-кызлары кебек баштанаяк уранмаган. Калфак киеп, маңгай чәчен капласа, яулык яки шәл салып, озын чәчен япкан, күлмәге һәм камзулы исә зифа буй-сынын яшерергә ирек биргән. Мира белән Айгөл боларны барсын да истә тотып, борынгы татар милли бизәкләре белән чигелгән, шул ук вакытта заманча стильдәге зәвыклы костюмнар булдыралар.

“Татар мәдәнияты белән рухлану-хозурлану, аңа мәхәббәт һәрчак минем белән… һәм бу хисләремне башкалар белән бүлешәсем килә. Милләтемнең мәдәни мирасын аңлау һәм аның белән илһамлану, мине үз проектымны булдыруга этәрде. Бүген, күңелем бик теләгән, идея тормышка аша. Проектыбыз һәр милләт вәкиленә хуш булсын иде. Берәүләрне, минемчә, безнең маркада декоратив бизәлеш әсир итәр, икенчеләр безнең киемнәрнең уңайлы булуын ошатыр, ә кемнәрдер үзенең милли байлыгы белән горурланып, безне үз итәр” – дип сөйли дизайнер Мира Рахмат.

bottom 1

Бүген милли кием буенча һөнәри белгечләр бик аз икән. Хәзерге көндә тегелгән милли костюмнар еш кына бизәкләре белән дә, чигелеш-тегеләшләре белән дә тарихи үрнәккә тулысынча туры килми, ди яшь дизайнер.Чөнки бу юнәлештәге махсус белгечләрне әзерли торган уку йорты юк. Үзе исә, костюм үрнәкләрен эшләгәндә, элеккеге чорга хас элементларны, бизәкләрне музейларга йөреп, иске фотолардан карап үзләштергән.

Әлегә алар төрле татар орнаментлары төшерелгән свитшотлар, күлмәкләр, камзуллар, итәкләр, яулыклар һәм төрле хатын-кыз бизәкләре җитештерәләр. Алга таба татар киемнәрен хатын-кызларга гына түгел, ә гомумән ир-атларга, балаларга да булдырачакбыз дип белдерде Айгөл Сингатуллина.

TpXJiI-fMgI

“Рухи кыйммәтләрне, мәдәниятны һәм телләрне глобальләштерү заманында, үзеңнең тамырларыңны белү һәм аларны саклап калу — безнең өчен мөһим. Мәсәлән, милли кыйммәтләрнең-киемнәрнең китапта, сәхнәдә чагылуы белән генә чикләнмәскә иде. Эш өчен дә, ял өчен дә, хәтта өй өчен дә уңайлы милли төсмерле киемнәр булуын телим. Татар бизәкләренең матурлыгын дөньяга да күрсәтәсе килә. Татар лаләләренең бөтендөньяга танылган “пейсли” принты кебек матурлыгы бар дип саныйм мин”- дип сөйләп үтте проектның пиар-менеджеры Айгөл Сингатуллина.

gcUci95J410

Милли киемнәрне, нигездә, никах өчен сорасалар да, халык орнаментлары төшерелгән күлмәкне көндәлектә киеп йөрү өчен алучылар да юк түгел икән. Айгөл Сингатуллина, милли киемне брендка әверелдерү кирәк, дигән фикер җиткерде. Үрнәк итеп, ул төрле чит ил брендларының коллекцияләрен китерде.

bottom 3

Һәр халык үзенә генә хас рухи байлыгы, милли гореф-гадәтләре белән үзенчәлекле. Үзебезнең халык яшәсен өчен мондый проектлар бик зур йогынты ясый. Taтарча casual проекты, минемчә безнең 21 гасырда-татар милләтенә хас әйберләрне онытмаска, ә гомумән аны таратырга, өйрәнергә өнди. Һәм шундый проектларны үстерергә кирәк, алар безгә үзебезнең татар халкыбызга бәйле мәдәниятне, сәнгатьне якынайта. Чыннан да, бу безнең җәмгыятебезгә кызык. Хәтта татарларга гына түгел, ә икенче милләт вәкилләрендә дә кызыксыну уяна, аларның да үз милли киемнәрен популярлаштырасы килә. Бу проект татар әби-бабайларыбызның борыннан килгән киемнәрен модага кертә. Шуңа күрә без, татарлар, үзебезнең тарихыбызны белеп аның белән горурланырга, халыкка яңа проектлар, идеялар җиткерергә тиешбез.

bottom 2

Гүзәлия Гыйниятуллина,
КДУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*