tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли-мәдәни чаралар – грантлар хисабына
Милли-мәдәни чаралар – грантлар хисабына

Милли-мәдәни чаралар – грантлар хисабына

12 июньдә Губернатор Сергей Морозов милләтара мөнәсәбәтләр буенча Советның президиумы белән очрашты.

Утырышта регионның милли-мәдәни автономияләре hәм җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, шулай ук милли телләрдә нәшер ителүче газеталар редакторлары катнашты.

– Ульяновск өлкәсе Идел буенда да, илебез масштабларында да милләтара татулыкны, халыклар арасында дуслыкны саклап калу, гомуммилли бердәмлекне ныгыту, гомумгражданлык hәм региональ бердәйлекне булдыру үрнәге булып тора. Без төрле милләт hәм дин вәкилләре булган төбәгебез халкы хакына хезмәт итәбез. Россия Федерациясе Президенты билгеләп үтүенчә, безнең бердәмлегебез патриотизм белән фидакарь хезмәттән, гаделлеккә омтылудан гыйбарәт. Бүген биредә социаль җаваплылык хисе тоеп эш итүчеләр, мохтаҗ кешеләргә беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгучылар җыелган. Игелекле эш-гамәлләрегез hәм кешелекле булуыгыз өчен чын йөрәктән рәхмәт сезгә,- диде регион башлыгы.

Сергей Морозов коронавирус пандемиясе шартларында дини, волонтерлык оешмалары белән берлектә пенсионерларга, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә hәм медицина хезмәткәрләренә риясыз ярдәм күрсәтүләре өчен милли-мәдәни автономияләр вәкилләренә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

– Сембер җире – ул дәүләтебезнең горурлыгы hәм терәге. Безнең төбәктә милләтара тынычлык чәчәк ата, мәхәббәт hәм татулык хөкем сөрә. Моңа без регион җитәкчелегенең милли мәсьәләлeргә зур игътибар бирүе, автономияләргә ел саен грантлар белән ярдәм итүе нәтиҗәсендә ирештек. Шушы грантлар хисабына без төбәгебез халыкларының мәдәниятен hәм традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проектларны тормышка ашырабыз. Без «Җиңүне җырлыйбыз» дип аталган грант проектын сентябрь аенда тәкъдим итәргә җыенабыз. Заявкалар бик күп килде – гражданнар Бөек Җиңүгә үзләренең мөнәсәбәтен белдерергә hәм туган җиребез геройларына дан җырларга тели. Моннан тыш, илебезнең 20 өлкәсе вәкилләре катнашында «Җырлаучы Россия» дип исемләнгән традицион конкурс узачак. Шунысы аеруча шатландыра – әлеге проектта бу юлы да барлык милли-мәдәни автономияләр вәкилләре катнашачак,- диде Ульяновскиның «Русский дом» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Тамара Кулябина.

2020 елда 20 коммерциясез оешма Ульяновск өлкәсендә яшәүче халыклар турында белемнәрне таратуга, гражданлык патриотлыгы булдыруга, тарихны бозып күрсәтүгә каршы торуга hәм традицион рухи, әхлакый кыйммәтләргә булышлык итүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен өлкәдән субсидия алганнар. Әлеге субсидия хисабына Ульяновск өлкәсендә яшәүче халыкларның милли кинематографияләре фестивале, «Этнография калейдоскопы», Акатуй, Сабантуй, Шумбрат халык бәйрәмнәре, шулай ук укучы hәм студент яшьләрнең «Җиңү мирасы – безнең бердәмлек» форумы узар дип көтелә.

– Грантлар белән булышу – безнең регионда яшәүче милләтләрнең мәдәниятләрен популярлаштыруда зур ярдәм ул. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап «Кырык бишенченең Сабан туе»н, шулай ук игезәкләр арасында «20х20» милләтара фестиваль-конкурсы үткәрергә ниятлибез. Иске Кулаткы районы татар милли-мәдәни автономиясе дә грант алды. Алар «Күмәк көч» район газетасының 90 еллыгы уңаеннан милли массакүләм мәгълүмат чаралары фестивале оештырырга әзерләнә. Моннан тыш, без культура хезмәткәрләренең милләтара форумын уздырачакбыз,- дип сөйләде Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

2020 елда данлыклы чуваш шагыйре, милли әдәбиятка нигез салучы Константин Ивановның тууына 130 ел була. Yлемсез саналган «Нарспи» поэмасының авторы буларак, аның исеме бөтен дөньяга билгеле. Константин Иванов Сембер җирендә яшәгән hәм белем алган. Өлкә чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Олег Мустаев әйтүенчә, грант хисабына безнең төбәктә чуваш язучылары hәм шагыйрьләре форумы узачак.

– Быел без «Червона рута» иҗат конкурсы уздырырга булдык. Ул регион башлыгы инициативасы буенча 30 июльдә билгеләп үтелгән төбәк бәйрәме – Халыклар дуслыгы көне кысаларында узачак. Ә барча милләтләрне дә берләшергә өндәгән атаман Богдан Хмельницкийга багышлап Украина мәдәнияте көне оештырырга җыенабыз. Моннан тыш, Кырым халыклары ассамблеясе белән килешү төзедек hәм украина мәдәниятен үстерү, ана телен өйрәнүгә булышлык итү юнәлешендә хезмәттәшлек итәчәкбез,- дип хәбәр итте Ульяновскиның региональ украин милли-мәдәни автономиясе рәисе Татьяна Чернова.

2020 елның апрелендә Ульяновск җирле грек милли-мәдәни автономиясе теркәлгән. Берлeшмә җитәкчесе Александр Филиппов билгеләп үтүенчә, төбәгебездә 200 грек яши. Әлеге этник төркем вәкилләре Ульяновск университетларында белем ала, регионда яшь гаиләләр дә барлыкка килә башлаган. Автономия грек теле hәм мәдәниятен, милли традицияләр hәм гореф-гадәтләрне саклап калып үстерүне күздә тоткан программа әзерли.

Ульяновскиның «Азия» төбәк таҗик иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Хайдәрали Махмаджанов та уй-ниятләре белән бүлеште. Хәзер оешма активистлары шәhәр конкурсында катнаша hәм мигрантлар өчен колл-үзәк эшләтеп җибәрергә җыена.

Автономияләр җитәкчеләре Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләрне яклап чыктылар.

И.Хасибов

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*