tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли моңлы, җырлы Сабантуе
Милли моңлы, җырлы Сабантуе

Милли моңлы, җырлы Сабантуе

Шәһәрнең Александр бакчасында тубыллыларны, шәһәр кунакларын Сабантуй бәйрәме җыйды.

Монда бәйрәм көндезге сәгать уникедә башланды, ә аңа кадәр,  шәһәр халкы “Князь болыны”нда узган  ат чабышын  карап, күтәренке бәйрәм кәефе белән мәйданга юнәлгән иде. Сабантуе мәйданы уртасында урнаштырылган бәйрәм  сәхнәсендә “Мирас” хореография бию ансамбле  тарихи темага сәхнәләштереп куелган  бию күренешен тамашачылар игътибарына тәкъдим итте. Тубыл халкын һәм кунакларны шәһәр башлыгы урынбасары  Яна Зубова,  шәһәр Дума рәисе Николай Зольников, милли-мәдәни автономия рәисе Сәит Хисматуллин, өлкә Дума депутаты Тамара Казанцева, өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, Казаннан килгән абруйлы кунак – Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары  Илдар Фатыйхов котладылар, шәһәр мәчете имамы Ибраһим Сухов бәйрәмгә хәер-догасын юллады. Сабантуе сәхнәсеннән батырларыбызны, алдынгыларыбызны, горурланырлык шәхесләребезне зурладылар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, чират концерт программасына җитте. Өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаучы үзешчән артистларның чыгышларын карап  Сабантуе тамашачылары ял итте. Быелгы бәйрәмдә дә, гадәттәгечә, Казан, Төмән, Тубыл шәһәрләреннән, Яркәү районыннан килгән җырчыларның чыгышлары бәйрәм концертын бизәде. Ренат Әбелхаиров һәм Гөлфия Хәлитова бәйрәм тамашасының гүзәл бер өлешен тәшкил иткән җырлы-биюле программаны оста, матур алып бардылар. Мәйданда спорт, милли уен ярышларын, милли көрәш, V-“Арангул-батыр” экстрим турнирда – көч сынауларны караучылар аеруча күп булды. Сабантуе мәйданында декоратив гамәли сәнгать осталарының кул эшләрен карап сокландылар, татар йорты җиһазлары белән бизәлгән шатерга кергән һәр бәйрәм кунагын чәйләр, милли ризыклар белән сыйладылар. Ярышларда, балалар өчен оештырылган аттракционнарда катнашучылар призлар белән бүләкләнделәр. Кичкә  кадәр күңел ачты, бәйрәм итте шәһәр халкы.

Милли шатерлар, аллы-гөлле тасмалар, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән мәйданда балалар өчен мавыктыргыч чаралар оештырылды. Кемдер капчык киеп йөгерде, аркан тартты, кемдер үзешчән җырчыларын җыйган кече мәйданда  такмаклар әйтеп, җырлап, биеп күңел ачты.

Милли көрәш, “Арангул-батыр”-экстрим көч сынау ярышлары күпчелек халыкны җыйган мәйдан булды. Тантаналы мизгелләр дә килеп җитте.

Быел  Сабантуеның милли көрәш буенча абсалют батыры исеменә Алексей Кочетов лаеклы булды, икенче урынга Фаридон Шукориев, өченче урынга Руслан Ибраһимов  чыктылар.

Гер күтәрү – әһәмияткә ия булган спорт ярышларының берсе булды. Көчле егетләребез арасында призлы урынга  Сәфәр Әйтмаметов лаеклы булды.

”Арангул-батыр”да беренче урын Сергей Воронин, икенче урын   Николай Губинга, өченче урын Виталий Мартыновка бирелде. Монда арба тартучылар арасында беренче урынга Динар Фәйзуллин чыкты.

Милли рухлы бәйрәмебез Сабантуенда  татар газета-журналларга язылу мөмкинчелеге дә булды. Тубыл шәһәрендә гомер кичергән, күп еллар татар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, ә хәзер почта хезмәткәре, татар җанлы Фәридә ханым Локманова һәм подписка оештыруны  җитәкләүче Нурия ханым Вафеева җитәкчелегендә бу  эш күңелле һәм файдалы үтте. Монда актив катнашкан  яшьләр: Лилия Ярмөхәмәтова, Илдар Кутумовка рәхмәтләребезне юллыйбыз. Ел дәверендә көтеп алган,  күңелле, саллы һәм матур үткән милли бәйрәмебез Сабантуе тубыллыларның һәм кунакларның күңелендә озакка сакланыр. Бәйрәм  тамашачылары  оештыручыларга һәм төп эшләрне башкаручы себер татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә, җитәкчеләренә, шәһәр хакимияте мәдәният һәм туризм комитетына рәхмәтләрен белдерделәр.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*