tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли мультfest» кинофестиваленә гаризалар кабул итү ахырына якынлаша
«Милли мультfest» кинофестиваленә гаризалар кабул итү ахырына якынлаша

«Милли мультfest» кинофестиваленә гаризалар кабул итү ахырына якынлаша

Бу ай ахырында “Милли мультfest” дип аталучы балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү тәмамлана. Әлеге фестивальгә 6-17 яшьлек балалар иҗат иткән анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары кабул ителә.

Әйтергә кирәк, әлеге фестивальне уздыру турында карар Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклап калу мәсьәләләре буенча комиссия утырышында кабул ителгән иде.

Кинофестиваль тамашачылар культурасын үстерүгә һәм анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннарын җитештерү аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Фестиваль номинацияләре:
1. Татар телендә анимацион фильмнар.
2. Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар
3. Татар телендә компьютер уеннары.

Төп шарт – алар татар телендә булырга тиеш.

Эшләрне сценарист, режиссер, оператор, кино төшерүчеләр һәм башка белгечләрдән торган жюри тикшерәчәк. Беренче урынга – 100 мең сум, икенче урынга – 70 мең сум, өченче урынга 50 мең сум премия каралган.

Тулырак мәгълүмат tatarkino.ru сайтында.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*