tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Милли мультfest» республика балалар кинофестивален үткәрү кысаларында «IT-Fresh» сменасы узачак                
«Милли мультfest» республика балалар кинофестивален үткәрү кысаларында «IT-Fresh» сменасы узачак                

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивален үткәрү кысаларында «IT-Fresh» сменасы узачак                

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивален үткәрү кысаларында, 12-18 декабрь көннәрендә «Байтик» лагеренда «IT-Fresh» дип исемләнгән махсус профильле смена узачак.

«IT-Fresh» –  «Милли мультfest» фестиваленең башкарма дирекциясе һәм «Байтик» балаларны сәламәтләндерү-белем бирү комплексы белгечләре белән берлектә булдырылган, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар өчен әзерләнгән 1 атналык профильле смена. «IT-Fresh» сменасының төп максатлары: мәгълүмати технологияләр өлкәсендә сәләте булган балаларны ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү; укучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру; татарча анимация, компьютер уеннары, кыскаметражлы фильмнар белән шөгыльләнүче укучыларга «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә эшләр хәзерләүдә булышу, аларга теоретик һәм практик белемнәр бирү.

Әлеге сменада республиканың төрле районнарыннан 85 укучы катнашачак. Аларга Казан Дәүләт Мәдәният институтының  кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөгаллимнәре һәм студентлары теоретик, практик белемнәрне туплаган мастер-класслар күрсәтәчәк. Сменада катнашкан укучылар 3 юнәлеш буенча эш алып барачак: татарча компьютер уеннары, татарча анимацион фильмнар, татарча кыскаметражлы фильмнар. Профильле смена эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, 17 декабрь көнне укучыларның проект эшләрен яклау планлаштырыла. Алар смена барышында башкарган эшләрен «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә тәкъдим итәчәкләр.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*