tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музей “Әбиемнең серле сандыгы” конкурсында катнашырга чакыра
Милли музей “Әбиемнең серле сандыгы” конкурсында катнашырга чакыра

Милли музей “Әбиемнең серле сандыгы” конкурсында катнашырга чакыра

Татарстан Республикасының Милли музее “Тылсымлы куллар” журналы редакциясе белән берлектә балаларны “Әбиемнең серле сандыгы” бәйгесендә катнашырга чакыра.

Моның өчен гаиләгездә бер кулыңа ядкәрнең үзен, икенчесенә аның рәсемен яки үзенчәлекле эшләнмәсен тотып фотосурәткә төшәргә, әлеге ядкәр турында  хатирәләр язарга кирәк. Текст А4 форматында бер биттән артмаска тиеш. Хатны [email protected] электрон почтасына юллагыз.

Конкурс 1 февральдән 15 апрельгә кадәр үткәрелә. Җиңүчеләр 18 майда ТР Милли музеенда Халыкара музейлар көнендә бүләкләнәчәк.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*